Җиңү көне алдыннан Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Бөек Ватан сугышы ветераннарында булып кайтты һәм аларга истәлекле көн уңаеннан Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фондыннан күчтәнәчләр тапшырды. Ул аларга авыр сугыш елларында күрсәткән батырлыклары өчен тирән рәхмәтен белдерде.
Бүген Камил хәзрәтне кунакка кабул итүчеләр арасында Казан шәһәренең “Хәтер” мәчете имам-хатыйбы Харис хәзрәт Салихов та бар иде. Харис хәзрәткә – 97 яшь. Ул фронтка 1944нче елны 17 яшендә китә һәм сугыш дәһшәтен үз җилкәсендә күтәрә. Күрсәткән батырлыклары өчен Харис абый II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм 30дан артык медаль белән бүләкләнә. Гомеренең күп елларын ул дини хезмәткә багышлый, мәчет имамы булып эшли.
Камил хәзрәт Харис хәзрәт белән әңгәмә корды, Татарстандагы иң өлкән имамның үгет-нәсыйхәтләрен тыңлады һәм Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан күчтәнәчләр тапшырды.
Камил хәзрәт шулай ук сугыш ветераннары – Наил Яруллин (1927 елгы) һәм Хәмит Хәмидуллин (1926 елгы) янына да барып кайтты. Мөфти аларны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады һәм алар белән саулык-сәламәтлек сорап, Ватаныбыз иминлеге өчен дога кылды. Ветераннар үзләренең тормыш юлы һәм сугыш чоры авырлыклары турындагы хатирәләре белән уртаклашты.
Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтү кысаларында ветераннарга азык-төлек җыелмаларын тапшыру дәвам итә.