Мөфти Җиңүнең 80 еллыгына багышланган Бөтендөнья ватандашлар конференциясендә катнаша

29 октябрь 2025 ел 14:31
Мөфти Җиңүнең 80 еллыгына багышланган Бөтендөнья ватандашлар конференциясендә катнаша

29-30 октябрь көннәрендә Мәскәүдә чит илләрдә яшәүче Россия ватандашларының «Бөек Җиңүнең 80-еллыгы. Тарихи дөреслекне саклыйк» дип аталган Бөтендөнья тематик конференциясе уза. Конференция җәмгыятьне ватанпәрвәрлек нигезендә берләштерүгә, аның мәдәни һәм тел үзенчәлекләрен саклауга, тарихи Ватаныбызны ныгытуга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Конференциядә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров  катнаша.

Чара Поклонная тавындагы Җиңү музее мәйданчыгында «Икенче бөтендөнья сугышы: өйрәнелмәгән тарих дәресләре» һәм «Җәмгыятьне берләштерү нигезе буларак, тарихи хәтер» дигән ике пленар дискуссия, шулай ук ватандашларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау, чит илләрдә рус телен, мәдәниятен һәм Россиянең тарихи мирасын саклау, урыннардагы яшьләр белән эшләү, ватандашларның массакүләм мәгълүмат чараларының русофобиягә (Россиягә һәм русларга карата тискәре мөнәсәбәттә булу) каршы торудагы роле мәсьәләләре буенча дүрт тематик секция форматында уза.

Конференциядә 90 чит илдәге Россия җәмгыятьләреннән делегатлар, РФ Федераль Җыены әгъзалары, РФнең федераль һәм төбәк хакимият башкарма органнары җитәкчелеге, традицион диннәр, Россиянең фәнни, эксперт һәм эшлекле даирәләре вәкилләре, шулай ук ватанпәрвәрлек фондлары һәм оешмалары вәкилләре, тарихчылар һәм мәдәният эшлеклеләре катнаша.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы