Нәзарәт МХОда катнашучы сугышчыларга 12 нче гуманитар йөкне җибәрде

03 февраль 2025 ел 15:47
Нәзарәт МХОда катнашучы сугышчыларга 12 нче гуманитар йөкне җибәрде

Бу юлы Татарстан мөселманнары исеменнән "Тимер" һәм "Батыр" батальоннары, 430 нчы мотоукчылар полкы сугышчыларына Арча мөхтәсибәте мөселманнары сатып алган, яралы солдатларны эвакуацияләү һәм госпитальгә илтү өчен «Урал» мотоциклы һәм УАЗ 452 автомобиле;  блиндажлар өчен җылыткычлар (4 төргәк), блиндаж һәм мунча өчен мичләр (21 данә), маскировка челтәрләре (17 данә), такталар (8 куб), авто өчен тәгәрмәчләр (20 данә), аптечкалар (60 данә), дога җыентыклары (500 данә) тапшырды. Азык-төлектән тушенка, куертылган сөт, ярмалар (30 дан артык тартма), шешәләрдә 10 т су һ.б. илтелде.

Луганск һәм Антрацит шәһәрләрендәге госпитальләргә медикаментлар, зур подгузниклар, яралылар өчен җөйсез киемнәр, бинтлар, перекись, култык таяклары, юеш салфеткалар һәм азык-төлек (32 тартма), «Хәләл» коры ризык җыелмасы (60 данә), шулай ук окоп шәмнәре (50 данә) тапшырылды.

Татарстан Мөфтиенең махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү мәсьәләләре буенча урынбасары Мансур Җәләлетдинов солдатларны Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде, аларга үзенең теләкләрен җиткерде, үтенечләрен һәм гуманитар йөкне җыю буенча теләкләрен тыңлады.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы