Бүген, Раҗәб аеның 14нче көнендә (15нче февральдә), нәзарәткә Камил хәзрәт Сәмигуллин белән күрешергә Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов килде. Мөхтәрәм җитәкче белән мөфти хәзрәт үзара хезмәттәшлек алып бару хакында планнар билгеләде. Илдус Зарипов хезмәттәшлеккә ачык булуын, кирәк вакытта ярдәм итәргә әзер булуын белдерде. Мөфти хәзрәт тә уртак планнарны тормышка ашыру буенча тәкъдимнәрен җиткерде. Очрашу истәлеге итеп мөфти аңа “Хозур” нәшриятында чыккан басмалар бүләк итте.
Мөфти Лаеш районы башлыгы белән очрашты
15 февраль 2022 ел 17:17
Соңгы яңалыклар
Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Укытучылар көне уңаеннан мөрәҗәгате
05 октябрь 2025 ел 08:32
Нәзарәткә “Ислам. Беренче адымнар” мәктәбендә укырга 150дән артык кеше килде
04 октябрь 2025 ел 13:52
Мәрҗани мәчетендә «Коръән дөньясы» Россия-Катар интерактив күргәзмәсе ачылды
03 октябрь 2025 ел 19:37
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы






