Бүген, Раҗәб аеның 14нче көнендә (15нче февральдә), нәзарәткә Камил хәзрәт Сәмигуллин белән күрешергә Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов килде. Мөхтәрәм җитәкче белән мөфти хәзрәт үзара хезмәттәшлек алып бару хакында планнар билгеләде. Илдус Зарипов хезмәттәшлеккә ачык булуын, кирәк вакытта ярдәм итәргә әзер булуын белдерде. Мөфти хәзрәт тә уртак планнарны тормышка ашыру буенча тәкъдимнәрен җиткерде. Очрашу истәлеге итеп мөфти аңа “Хозур” нәшриятында чыккан басмалар бүләк итте.
Мөфти Лаеш районы башлыгы белән очрашты
15 февраль 2022 ел 17:17
Соңгы яңалыклар
Донецкида "Хозур" нәшриятыннан мөселман сугышчысының кесә белешмәлеген тәкъдим иттеләр
13 октябрь 2025 ел 10:24
Мөфти Донецкида традицион кыйммәтләр турында: "Безнең бурыч – сөннәтне гамәлләребез һәм шәхси үрнәгебез аша саклау, өйрәнү һәм торгызу"
13 октябрь 2025 ел 09:49
Казанның 50 пенсионерына Нәзарәттән Өлкәннәр көне декадасы хөрмәтенә бәйрәм күчтәнәчләре өләштеләр
10 октябрь 2025 ел 15:50
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы






