Бүген, Раҗәб аеның 14нче көнендә (15нче февральдә), нәзарәткә Камил хәзрәт Сәмигуллин белән күрешергә Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов килде. Мөхтәрәм җитәкче белән мөфти хәзрәт үзара хезмәттәшлек алып бару хакында планнар билгеләде. Илдус Зарипов хезмәттәшлеккә ачык булуын, кирәк вакытта ярдәм итәргә әзер булуын белдерде. Мөфти хәзрәт тә уртак планнарны тормышка ашыру буенча тәкъдимнәрен җиткерде. Очрашу истәлеге итеп мөфти аңа “Хозур” нәшриятында чыккан басмалар бүләк итте.
Мөфти Лаеш районы башлыгы белән очрашты
15 февраль 2022 ел 17:17

Соңгы яңалыклар

«Ярдәм-Помощь» хәйрия фонды инвалид балаларның ата-аналарын укыту программасын башлап җибәрә
06 август 2025 ел 15:47

Диния Нәзарәтенең 14 мөгаллиме Катарда гарәп теле курслары үтте һәм сертификатлар алды
06 август 2025 ел 09:52
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы