Казанда мөселман белем бирү оешмалары мөгаллимнәре форумы башланды

22 октябрь 2025 ел 16:19
Казанда мөселман белем бирү оешмалары мөгаллимнәре форумы башланды

Бүген, рабигыль-ахыр аеның 30нчы көнендә (22нче октябрьдә), Казанда мөселман белем бирү оешмалары мөгаллимнәре форумы ачылды, анда Татарстанның барлык почмакларыннан мәчет каршындагы курсларда белем бирүче 350дән артык мөгаллим җыелды.

Әлеге чара Изге Коръән аятьләре уку белән башланып китте. Аннары катнашучыларга сәламләү сүзләре белән Диния Нәзарәте, дәүләт һәм мәгариф оешмалары вәкилләре мөрәҗәгать итте.

Татарстан Мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров чарада катнашучыларны Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде. Ул яшь буынны һәм бөтен җәмгыятьне тәрбияләүдә мөгаллимнәрнең мөһим ролен ассызыклады: “Бу – авырлыкларны җиңеп, өммәтебезгә файда китерергә омтылып, сез башкарган җаваплы һәм катлаулы эш. Аллаһка шөкер, бүген белем бирү өчен мөмкинлекләребез бик күп: мәчетләр ачыла һәм яңартыла, күп китаплар нәшер ителә, белем бирү сайтлары булдырыла. Болар барысы да – Аллаһның бөек нигъмәте”.

ТР Рәисе Дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү идарәсенең Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының дәүләти-конфессиональ мөнәсәбәтләр бүлеге баш киңәшчесе Әскәр Гатин дәүләт һәм дини оешмалар арасындагы конструктив диалогның мөһимлеген билгеләп үтте: “Килеп туган мәсьәләләрне мөфтият белән бергәләп хәл итү мөһим. Уку йортлары эшендәге юридик аспектларга аерым игътибар бирергә кирәк – нормалар һәм законнар эшчәнлекне чикләргә түгел, ә тәртипкә китерергә һәм аның тотрыклылыгын тәэмин итәргә тиеш”.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Алсу Шәрипова да: “Дәүләт бүген халыкка белем бирүгә һәм әхлакый яктан тәрбияләүгә юнәлдерелгән башлангычларны һәрьяклап хуплый. Бүген сез барыгыз да Татарстан китап нәшрияты тарафыннан нәшер ителгән Каюм Насыйриның “Китаб-әт-тәрбия” китабын алдыгыз. Ярты ел дәвамында Ильяс Халиковның “Мөнбәр” театры эшли, ул республиканың барлык районнарында да чыгыш ясый».

Җыелган халыкка шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Сөләйман Рәхимов мөрәҗәгать итте. Ул төп игътибарны туган телне өйрәнү һәм нәкъ менә татар телендә белем бирүнең мөһимлегенә юнәлтте.

Чит ил кунаклары исә укытуның инновацион методларын куллану тәҗрибәсе белән уртаклашты. Аерым алганда, Ливан Республикасының Дин эшләре буенча советы Генераль секретариаты әгъзасы, ислам фәннәре докторы Фәйез Сәйф цифрлы трансформацияләр яктылыгында ислам мәгарифен үстерү механизмнары турында сөйләде. Үзбәкстан Республикасының Бохара өлкәсе мөселманнары идарәсе башлыгы, “Мир Араб” югары мәдрәсәсе ректоры Жобир Элов ислам мәгарифен үстерү нигезләре буларак ислам югары уку йортларының академик хезмәттәшлеге хакында чыгыш ясады.

Пленар утырыш кысаларында шулай ук дини белем бирү оешмалары мөгаллимнәрен һәм хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булып узды. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең медальләре һәм рәхмәт хатлары белән яшь буынны тәрбияләүгә һәм ислам фәннәрен укытуга зур өлеш керткән мәчет каршындагы курслар педагоглары бүләкләнде.

Искәртеп үтик: форумның беренче көнендә хәзерге заман мөселман мәгарифенең төп темалары: цифрлы трансформация, ислам югары уку йортлары арасында академик хезмәттәшлек, рус һәм татар телле укучылар өчен гарәп телен укыту методологиясе, дәгъвәт һәм социаль хезмәттәшлектә мәчет каршындагы курсларының роле, шулай ук белем бирү программаларын гамәлгә ашыруның хокукый аспектлары һ.б. күтәрелде.

Катнашучыларның игътибарын мәктәп укучылары өчен белем бирү программаларын лицензияләү һәм гарәп телен укытуның федераль курсын эшләү буенча мастер-класслар, шулай ук социаль хезмәткә, ислам банкингы һәм мәчет каршындагы курсларда заманча педагогик технологияләрне куллануга багышланган чыгышлар җәлеп итте.

Фотосурәтләр: Россия ислам институтының матбугат хезмәте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы