Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 23-нче көнендә (27нче декабрьдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә "Россия - Ислам дөньясы" стратегик диалог һәм партнерлык фондының башкарма директоры, сәясәт фәннәре докторы Эльмира Садыйкова белән очрашты. Мөфтияттә очрашу барышында җитәкчеләр стратегик караш төркеме эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясадылар, уртак проектлар хакында сүз алып бардылар, 2022 елда тормышка ашыру ниятләнгән планнарны уртага салып сөйләштеләр. Сөйләшүдә шулай ук мөфтинең мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары, "Хозур" нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин катнашты.
Мөфти 2022 елга "Россия - Ислам дөньясы" вәкиле белән планнар билгеләде
27 декабрь 2021 ел 17:20

Соңгы яңалыклар

Казанда Пәйгамбәрнең <span dir="ltr">ﷺ</span> 1500 еллыгына багышланган шәһәркүләм Мәүлид узачак һәм хаҗга юлламалар уйнатылачак
14 август 2025 ел 09:05
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы