9 ноябрьдә Норлат мөхтәсибәте башлангычы белән Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге мөселман мәгариф үзәге бинасында Covid-19га каршы прививка ясау бүлмәсе ачылды. Район үзәк хастаханәсе табибы һәм шәфкать туташы биредә барлык теләүчеләрне өчен атна саен сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 09.00-12.00 сәгатьләрдә кабул итә. Мөхтәсибәт вәкилләре, Норлат халкын чакырып, социаль челтәрләр аша хәбәр бирде. Дин кардәшләребез өчен биредә барлык уңайлыклар тудырылган: иркен көтеп тору бүлмәсе, машина кую урыны бар. Прививка ясату шәригать таләпләрен үтәп башкарыла. Бүгенге көнгә Мөселман мәгариф үзәгенә килеп 51 кеше прививка ясатырга өлгерде.
Норлат мөхтәсибәте прививка ясау бүлмәсен ачты
12 ноябрь 2021 ел 16:37

Соңгы яңалыклар

Теләче мөхтәсибәте мөселманнары Казандагы мохтаҗларга 10 тонна гошер тапшырды
01 октябрь 2025 ел 09:25

“Алга” һәм “Батыр” батальоннарында хезмәт итүче Нәзарәтнең полк имамнары СВО зонасының алгы сызыгында ике җир асты мәчетләре ачты
01 октябрь 2025 ел 09:12

Мөфти киңәшчесе һәм Диния нәзарәтенең полк имамы Донецкида фәнни-гамәли конференциядә катнашты
30 сентябрь 2025 ел 16:54
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы