1 февральдә дөньяда Бөтендөнья хиҗаб көне билгеләп үтелә. Аны Чистай Ислам үзәгендә дә махсус вакыйга буларак билгеләп узачаклар. Чараны Чистай мөхтәсибәте һәм Чистай мөслимәләре берлеге оештыра.
Максаты – җәмгыятьтә традицион рухи кыйммәтләрне ныгыту.
Программада мехенди һәм яулык бәйләү буенча мастер-класслар, интерактив конкурслар һәм күңелле уеннар каралган.
Кичәдә чакырылган спикерлар – хиҗаб кигән һәм тормышның төрле өлкәләрендә уңыш казанган нүзәл затлар чыгыш ясаячак. Алар бу юлда очраган авырлыклар турында ачыктан-ачык сөйләячәк һәм, хиҗабны, киртә буларак түгел, ә Аллаһы Тәгаләнең рәхим-шәфкате, белем алуда һәм хезмәттә ярдәмче итеп күрсәтәчәк.
Чара кичке сәгать биштә (17:00) башлана: анда 10 яшьтән өлкәнрәк гүзәл затлар чакырыла.




