Мөфтияттә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документны Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева имзалады.
Җитәкчеләр мәҗбүри тоту урыннарындагы затларның хокукларын тәэмин итүгә, аерым алганда, вөҗдан һәм дин иреген тәэмин итүгә ярдәм итү өчен көчләрне берләштерергә килеште.








