Татарстан Рәисе, “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәүдә “Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы” елын тәкъдим итүдә катнашты. Мөхтәрәм катнашучылар арасында Россия Федерациясе Мәдәният министры Ольга Любимова да бар иде.
Чара Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгының атаклы Кабул итү йортында узды. Чакырылган кунаклар сыйфатында – Ислам дөньясы илләренең дипломатик корпусы, федераль министрлыклар һәм халыкара оешмалар вәкилләре.
Быел февраль аенда Согуд Гарәбстанының Җиддә шәһәрендә узган ислам дөньясы илләре мәдәният министрларының 13нче конференциясе карары буенча Казанга “Ислам дөньясының мәдәни башкаласы – 2026” статусы бирелде.
Май аенда KazanForum кысаларында Россия тарихында беренче тапкыр Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре мәдәният министрлары корылтае узды. Моннан тыш, сентябрьдә XI Санкт-Петербург халыкара берләшкән мәдәниятләр форумы кысаларында 2026нчы елда “Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы” программасын әзерләү һәм уздыру буенча Оештыру комитетының беренче утырышы узды.
Чыгышын башлап, Рөстәм Миңнеханов беренче чиратта ИСЕСКО җитәкчелегенә һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасына Казанга әлеге югары исем биргәннәре өчен рәхмәт белдерде. Ил җитәкчелеге адресына аерым рәхмәт сүзләре яңгырады. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Россия мөселман дәүләтләре белән һәрьяклы мөнәсәбәтләрне актив үстерә һәм ислам дөньясында зур абруйга ия. Ул билгеләп үткәнчә, Казанга Ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусы бирү халыкара хезмәттәшлеккә, тәҗрибә уртаклашуга һәм төрле мәдәниятләр һәм цивилизацияләр арасында элемтәләрне ныгытуга яңа мөмкинлекләр ача.
ТР Рәисе матбугат хезмәте материаллары һәм фотолары файдаланылды








