Мәскәүдә “Россия – ислам дөньясы диалогы: хезмәттәшлек нигезе буларак уртак мәдәни мирас” конференциясе уза

15 декабрь 2025 ел 13:55
Мәскәүдә “Россия – ислам дөньясы диалогы: хезмәттәшлек нигезе буларак уртак мәдәни мирас” конференциясе уза

Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 25нче көнендә (15нче декабрьдә), Мәскәүдә “Россия – ислам дөньясы диалогы: хезмәттәшлек нигезе буларак уртак мәдәни мирас” конференциясе уза.

Конференцияне оештыручылар: “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме, Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты һәм Халыкара ислам миссиясе.

Фәнни җыенны Татарстан Рәисе, “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме башлыгы Рөстәм Миңнеханов үткәрә. Конференция эшендә Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Камиль хәзрәт Сәмигуллин катнаша.

Чара Россия өммәте өчен әһәмиятле датага – хәзерге Россия һәм Европа территориясендә беренче университет тибындагы уку йорты – “Низамия” мәдрәсәсенең 950 еллыгына багышлана.

Конференциядә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үтте: Россия һәм ислам дөньясы диалогы тирән тарихи тамырларга ия. Бу – Евразия территориясендә гомуми мәдәни-тарихи киңлекне формалаштырган күптән таныш цивилизацияләрнең үзара бәйләнеше.

Рөстәм Миңнеханов “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме кебек мөһим инструмент турында сөйләде.

ТР Рәисе матбугат хезмәте материаллары һәм фотолары файдаланылды

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы