Мөфти РФ мөселманнары Диния Нәзарәтенең Халыкара мөселман форумында катнашты

15 декабрь 2025 ел 13:33
Мөфти РФ мөселманнары Диния Нәзарәтенең Халыкара мөселман форумында катнашты

Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 25нче көнендә (15нче декабрьдә), Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәүдә “Деглобальләшү чорында тынычлык һәм ышаныч: заман чакыруларына исламча караш” XXI Халыкара мөселман форумы эшендә катнашты. Ул әлеге чарага РФ мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе, Мөфти Равил Гайнетдин чакыруы буенча Республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе составында килде.

Чара Россия мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан оештырылган һәм илләр һәм халыклар арасында сәяси, икътисадый һәм мәдәни багланышларны үзгәртүче деглобальләшү процессына бәйле заманча дөньяның төп мәсьәләләре турында фикер алышуга багышланган. Чараны Коръән укып Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин ачып җибәрде.

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында ассызыклаганча, быелгы форум темасы дөньяда барган үзгәрешләр чагылышында бик актуаль. “Планета халкының дүрттән бер өлешен берләштергән мөселман өммәте халыкара мөнәсәбәтләрнең яңа архитектурасын формалаштыруда торган саен әһәмиятлерәк роль уйный”, – дип билгеләде ул.

Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин кушуы буенча “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркемен җитәкли. Ул әйдәп баручы сәясәтчеләрне һәм җәмәгать эшлеклеләрен, галимнәрне һәм руханиларны берләштерә. “Россия мөселманнарының горурлыгы өчен аерым сәбәп һәм илнең ислам дөньясындагы ролен исбатлау Мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча ислам оешмасының (ICESCO) 2026нчы елда Казанга “Ислам дөньясының мәдәни башкаласы” статусын бирү карары булды”, – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

ТР Рәисе матбугат хезмәте материаллары һәм фотолары файдаланылды

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы