Кышкы каникул көннәрендә, 30нчы декабрьдә, Чаллы шәһәренең “Ак мәчет” мәдрәсәсендә Татарстан мөфтияте һәм мөхтәсибәт бүләкләренә балалар арасында Республикакүләм традицион Коръән укучылар бәйгесе үткәреләчәк.
Әлеге чара һиҗри буенча 1447нче елда билгеләп үтелүче Пәйгамбәребезнең ﷺ 1500 еллыгы кысаларында үткәрелә.
Бәйгене оештыручылар – Татарстан мөфтияте, Чаллы мөхтәсибәте, ҖЧҖ “Ислам нуры” дини-эшмәкәрлек үзәге һәм “Ак мәчет” мәдрәсәсе.
Конкурста мәдрәсәнең көндезге бүлегендә укымаучы, әмма тәҗвид кагыйдәләре буенча Коръән укый белүче 15 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар катнаша ала. Балалар арасында иң яхшы Коръән укучыларны биш яшь төркемендә (номинациядә) сайлап алачаклар: 7 яшькә кадәр, 10 яшькә кадәр, 13 яшькә кадәр, 15 яшькә кадәр һәм яшь төркемнәренә бәйсез рәвештә Коръәннең соңгы 2 (29-30) җүзен белүчеләр. Һәр бала бары бер генә төркемдә катнаша ала.
Һәр яшь төркемендә өч призер билгеләнәчәк, аларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.
Шунысын да билгеләп узарга кирәк, 26нчы Коръән укучылар бәйгесендә Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан 100 кыз һәм 99 малай катнашкан иде.
27нче Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе иртәнге сәгать тугызда (9.00) “Ак мәчет” мәдрәсәсе бинасында (Яңа шәһәр, 2/14) башланачак. Теркәлү сәг. 7.30-дан башлана.
Әлеге чара хакында өстәмә мәгълүматны бәйге нигезләмәсендә табарга мөмкин. Белешмәләр өчен телефоннар: +7 (8552) 56-65-99 (мөхтәсибәт); +7 (8552) 38-67-02 (“Ак мәчет”).
Фото: Чаллы мөхтәсибәте.





