Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 17нче көнендә (7нче декабрьдә), Казан шәһәренең “Ак Барс” көрәш сараенда танылган мөселман тренеры Айрат Кәлимуллин истәлегенә багышлап ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында джиу-джитсу буенча Идел буе федераль округы Чемпионаты башланып китте. Турнирны Татарстан мөфтияте ярдәмендә Татарстан Республикасы Джиу-джитсу федерациясе оештырды.
Әлеге көрәш бәйгесе танылган мөселман спортчысы һәм тренеры Айрат Кәлимуллин истәлегенә аның исемен йөртә.
Ярышка Россиянең 28 төбәгеннән 410 спортчы килде, шуның 175е – татарстанлылар. Катнашучылар арасында ислам уку йортлары студентлары һәм актив мөселман яшьләре бар.
Ярышларның баш хөкемдары – Бөтенроссия категориясенә ия судья Герман Харис улы Енаев.
Бүген төштән соң күпсанлы кунаклар катнашында Чемпионатның тантаналы ачылышы узды. Сәламләү сүзләре белән шәрәфле кунаклар чыгыш ясады: алар арасында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия көрәш сәнгате берлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Александр Даренков, Татарстан Республикасы Джиу-джитсу федерациясе президенты Наил Исламкулов, “Ак Барс” көрәш спорт мәктәбе директоры Ирек Камалиев, Айрат Дамир улы Кәлимуллинның апасы – Гөлнара Дамир кызы, Айрат Дамир улы Кәлимуллинның абыйсы – Данияр Дамир улы, ярышларның баш хөкемдары Герман Енаев һ.б. бар иде. Спорт турниры үткәрүгә ярдәм итүчеләрнең арасында “Пружинный проект” ҖЧҖ генераль директоры Рамил Әнвәр улы Измайлов бар.
Мөфти Камил хәзрәт әлеге вакыйгада катнашучыларны сәламләп, үзенең үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде, рухи һәм физик тәрбия бирүдә ислам диненең роле турында сөйләде. Ул джиу-джитсу буенча Идел буе Чемпионатын оештыручыларга рәхмәтен белдерде. Камил хәзрәт шулай ук танылган тренер Айрат Кәлимуллин хакында истәлекләре белән уртаклашты.
Исегезгә төшерәбез, Айрат Дамир улы Кәлимуллин (1961-2022) джиу-джитсу буенча дөньякүләм билгеле шәхес иде һәм ул Татарстан Республикасы Джиу-джитсу федерациясе президенты булып эшләде. Танылган спортчы СССРның җыелма командасын ихтыярый уеннарга (игры доброй воли) әзерләү буенча тренерларның берсе булган. Моннан тыш, Айрат Кәлимуллин – ветераннар арасында джиу-джитсу буенча дөнья чемпионы (2013, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре), самбо һәм дзюдо буенча спорт мастеры, джиу-джитсу буенча кара билбау иясе. Айрат Дамир улының озакка сузылган авырудан соң 2022нче елда арабыздан китүе Татарстан мөселманнары өчен зур югалту булды. Аның укучылары халыкара спорт ярышларында Татарстан һәм Россия исеменнән уңышлы чыгыш ясый һәм спортчыларның яңа буынын тәрбияли.























