Мөфти Камил хәзрәт Нәзарәттә Марат Әхмәтов белән очрашу үткәрде

03 декабрь 2025 ел 12:43
Мөфти Камил хәзрәт Нәзарәттә Марат Әхмәтов белән очрашу үткәрде

Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 13нче көнендә (3нче декабрьдә), Нәзарәттә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов белән очрашты.

Мөхтәрәм кунаклар арасында шулай ук ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов һәм Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов та бар иде.

Марат Әхмәтов Мөфти Камил хәзрәткә татар-мөселман традицияләрен саклауда һәм ныгытуда актив ярдәм иткәне өчен рәхмәтен белдерде. Мисал итеп ул мәчетләрдә халыкка рухи-әхлакый тәрбия бирүне үстерүгә юнәлдерелгән чараларның уңышлы оештырылуын билгеләп үтте.

Бүгенге очрашу барышында кунаклар узып баручы елга йомгак ясады һәм 2026нчы елга татар телен саклау өлкәсендә хезмәттәшлек итү буенча планнар билгеләде. Җитәкчеләр бу өлкәдә эшне актив оештыру мәсьәләләре хакында фикер алышты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы