Халык арасында хөрмәт казанган хәзрәтләр “десанты” Татарстан районнарында ислам һәм әдәп-әхлак турында лекцияләр белән йөрүен дәвам итә. Бу ялларда хәзрәтләр белән очрашуга Татарстанның көньяк-көнбатыш өлеше мөселманнары – Апас, Тәтеш, Кайбыч, Буа һәм Кама Тамагы районнары халкы килде.
Дин кардәшләр белән очрашулар республиканың төрле почмакларында “Гыйлем мәҗлесләре” исеме белән уза һәм ул халыкның дини гыйлемен һәм әхлагын күтәрүгә юнәлтелгән. Мөселманнар арасында танылган хәзрәтләр ислам кыйммәтләре турында вәгазьләр укый һәм көнүзәк сорауларга җаваплар бирә: диндә һәм тормышта сабырлык, шәригать кануннарын үтәү, гореф-гадәтләрне саклау, хәләл һәм хәрам, гаиләдәге вазифалар, иман ныклыгы, бала тәрбияләү һ.б. темаларны колачлый. Татарстан мөфтиятенең дәгъвәт бүлеге “Гаилә мәҗлесләре”н Пәйгамбәребезнең (ﷺ) 1500 еллыгы кысаларында оештыра.
Төрле яшьтәге ир-атлар, хатын-кызлар һәм балалар, үгет-нәсыйхәтләрне тыңлар өчен, Апас районы мәдәният йортына җыелды. Алар алдында Тәтеш районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов, Нәзарәтнең “Хәләл” стандарты буенча комитет рәисе урынбасары Салих хәзрәт Патеев, “Ислам” мәчете имам-хатыйбы ярдәмчесе Алмаз хәзрәт Закиров, Нәзарәтнең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Ленар хәзрәт Хамматов, шулай ук әлеге бүлек хезмәткәре Мөхәммәдрәсүл хәзрәт Гимбатов чыгыш ясады.
Очрашуда катнашучылар – якын-тирә район мөселманнары, өммәтне берләштерү максатыннан, мондый очрашулар уздыруның мөһимлеген билгеләп үтте.
Билгеле булганча, моңа кадәр танылган хәзрәтләрнең күчмә очрашуы Татарстанның төньяк өлешендәге мөселманнар: Кукмара, Теләче һәм Саба районнарында яшәүчеләр өчен оештырылган иде.




