Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 12нче көнендә (2нче декабрьдә), Нәзарәттә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Катар дәүләтенең Вакыф эшләре һәм ислам мәсьәләләре министрлыгы делегациясе белән очрашты. Кунаклар арасында Вәгазь уку һәм дини нәсыйхәтләр идарәсе директоры Җәсим Абдалла Әл-Али, Финанс һәм административ мәсьәләләр идарәсе директоры Әхмәд Сәгъд Әл-Наими, җәмәгатьчелек белән элемтәләр һәм коммуникацияләр идарәсе директоры Әхмәд Шаһин Әл-Ганим, автор эшләре һәм тәрҗемә бүлеге башлыгы Хәсән Абдуссаләм Әл-Эмади, җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге башлыгы Җәсим Ибраһим Фикри һ.б. бар иде.
Кунаклар Казанга “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum”ны үткәрү мәйданчыгы белән танышу һәм Катарның киләсе елгы форумда катнашуы хакында фикер алышу өчен килде.
Очрашуда Мөфти Камил хәзрәт Татарстан Диния нәзарәте һәм аның карамагында эшләүче оешмалар эшчәнлеге, төп проектлар һәм өстенлекле юнәлешләр, Татарстан мөселманнары тормышы хакында сөйләде. Шулай ук Катарның Вакыф эшләре һәм ислам мәсьәләләре министрлыгы белән тыгыз һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек алып баруга аерым игътибар бирелде. Мөфти Камил хәзрәт дәүләт-динара мөнәсәбәтләр, Татарстанда ислам мәгарифе системасы, мәдрәсәләрдә укыту методикасы, дәгъвәт мәсьәләләре һ.б. темаларга кагылышлы сорауларга җавап бирде.
Эшлекле очрашу Татарстан мөфтияте һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе бинасы буйлап экскурсия белән дәвам итте. Экскурсия барышында кунаклар музейны карады, шәкертләргә үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде һәм уку-укыту барышы белән танышты.






















