Бүген Диния нәзарәтенең "Зәкят" хәйрия фондында Әниләр көненә багышланган чара узды. Бер өстәл артына МХОда хезмәт итүче һәм һәлак булган сугышчыларның әниләре, хәләл җефетләре һәм балалары - барлыгы 25 кеше җыелды. Чараны "Бәхет ачкычы" иҗат берләшмәсе җитәкчесе Ләйсән Ганиева алып барды.
Башта алар кипкән җиләк-җимешләрдән тәмле кәнфитләр ясау буенча мастер-класста катнашты: кәнфитләр киләчәктә МХО зонасына солдатларга күчтәнәч итеп юлланачак. Мастер-классны "Зәкят" фондының "Хәят" үзәге педагоглары Ирина Җиһаншина һәм Эльвира Вәлиева үткәрде.
Аннан соң Казан Башкарма комитетының социаль сәясәт идарәсе башлыгы Ирина Смирнова белән очрашу булды, анда махсус хәрби операциядәге сугышчыларның гаиләләренә кагылышлы мөһим проблемалар турында фикер алыштылар. Кичә азагында хатын-кызларга чәчәкләр бүләк иттеләр, шулай ук азык-төлек җыелмалары, ә балаларга татлы күчтәнәчләр өләштеләр.
"Зәкят" фонды МХО сугышчыларының туганнары һәм якыннарын, шулай ук содатларның үзләрен даими кайгыртып тора. Солдат гаиләләренә төрле программалар аша ярдәм күрсәтелә; ә фонд үзе МХОның алдынгы сызыгына гуманитар йөкләр җибәрүдә актив катнаша.















