Бүген Махачкалада Татарстан Диния Нәзарәтенең Голамәләр шурасы сәркатибе, шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Казан казые Булат хәзрәт Мөбарәковның Дагыстан Республикасы мөфтиятенең сәүдә-икътисадый мәсьәләләр буенча Эксперт шурасы җитәкчесе Абдулмагомед Магомедов һәм белгечләр төркеме белән очрашуы узды. Хезмәттәшләр ислам финанслары буенча тәҗрибәләре белән уртаклашты. Булат хәзрәт ислам финанслары продуктларының Шәригать кысаларына туры килергә тиешлеген фундаменталь таләп булуын ассызыклады. Шулай ук очрашуда катнашучылар продуктларның бердәм аңлаешлы механизмнар буенча тикшерелеп торуына да кирәк дип санады. Гамәли яктан багланышлар алып бару өчен белгечләр Дагыстан экспертларының Татарстан Диния Нәзарәте тәҗрибәсен өйрәнү өчен Казанга килү турында да сөйләштеләр.
Нәзарәтнең Голамәләр шурасы сәркатибе Махачкалада ислам финанслары буенча очрашу үткәрде
21 ноябрь 2025 ел 17:14
Соңгы яңалыклар
Апанай мәчете имам Әт-Тирмизинең «Әш-шәмаил Әл-Мөхәммәдия» китабы буенча лекцияләргә чакыра
18 сентябрь 2024 ел 14:30
Татарстанның татар авылларында халык гошер җыя һәм мохтаҗларны азык-төлек белән тәэмин итә
17 сентябрь 2024 ел 13:16
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы




