Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдин Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинны «Иман һәм намус» ордены белән бүләкләде. Камил хәзрәт әлеге бүләккә җәмгыятьне рухи-әхлакый яктан торгызу эшендәге күренекле казанышлары һәм илебезнең борынгы рухи мирасын саклауга, Россиядәге халыклар һәм традицион диннәр тарафдарлары арасында тынычлык һәм татулыкны ныгытуга зур өлеш керткән өчен лаек булды.
Шәйхелислам Камил хәзрәткә бүләкне үзенең дини эшчәнлегенә 45 ел тулу уңаеннан оештырылган тантаналы кабул итү вакытында тапшырды.
"Бизнес-онлайн" фотосы.




