Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 24нче көнендә (15нче ноябрьдә), Чаллы шәһәрендә М.И.Бибишев исемендәге “Витязь” спорт мәктәбе бинасында Татарстан мөфтияте кубогына татар милли көрәше һәм кул көрәше буенча мөселман яшьләренең XVI Россиякүләм турниры үтте. Әлеге ярышлар Нәзарәт тарафыннан игълан ителгән Каһарманнар елы һәм һиҗри ел исәбе буенча 1447нче елда билгеләп үтелүче Пәйгамбәребезнең ﷺ 1500 еллыгы кысаларында уздырылды.
Әлеге чараның төп оештыручылары – Татарстан мөфтияте, Чаллы шәһәре Башкарма комитеты, Россиянең һәм Татарстанның Татарча көрәш Федерацияләре һәм Чаллы шәһәре мөхтәсибәте.
Ярышлар башланыр алдыннан барлык спортчылар теркәлү узды, үлчәнде һәм намаз уку тәртипләре буенча тест тапшырды.
Аннары турнирның рәсми ачылыш тантанасы узды, анда бик күп дәрәҗәле кунаклар катнашты: Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, РФ Дәүләт Думасы депутаты, Татарстан Республикасы Татар-башкорт милли спорт көрәше федерациясе рәисе Рөстәм Кәлимуллин, Татарстан Республикасы Спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Винер Харисов һ.б. сәламләү сүзләрен җиткерде.
Күркәм гадәт буенча, турнир ачылышы Коръән-Кәрим аятьләре уку белән ачылды. Чаллы шәһәре “ГЭС” бистәсе мәчете имамы Габдерәшит хәзрәт Курмалеев Коръән укыды, аннары Чаллы “Җәмигъ” мәчете имамы Мөхәммәд хәзрәт Мөхәммәтов дога кылды.
Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин әлеге вакыйгада катнашучыларны сәламләп, үзенең үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде, рухи һәм физик тәрбия бирүдә ислам диненең роле турында сөйләде. Ул турнирны оештыручыларга рәхмәтен белдерде. Ел саен үткәрелә торган спорт ярышлары мөселманнар арасында татар көрәшен һәм кул көрәшен популярлаштыру, мөселман яшьләрен берләштерү, сәламәт яшәү рәвешен саклап калу өчен шартлар тудыру максатыннан үткәрелә.
Турнирда барлыгы 103 спортчы катнашты: алар Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Чувашстан, Самара, Дагыстан, шулай ук Таҗикстан һәм Азәрбайҗан вәкилләре. Татарстан Республикасы данын Казан, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт, Чистай, Кукмара, Нурлат, Зәй, Буа, Менделеевск, шулай ук Яңа Чишмә, Саба, Балтач, Балык бистәсе, Мөслим, Арча, Әгерҗе, Лаеш һәм Ютазы районнары мөселманнары яклады. Ярышлар оешкан төстә һәм имгәнүләрсез үтте, көрәшчеләр тамашачыларны оста алымнары белән таң калдырды.
Ярыш барышында һәр үлчәү категориясендә җиңүчеләр игълан ителде, алар акчалата призлар, иганәчеләрдән бүләкләр, медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнде.
Ярышлар милли көрәштә 65кә кадәр, 75кә кадәр, 85кә кадәр, 95кә кадәр, 105кә кадәр килограмм һәм аннан да авыррак үлчәү категорияләрендә узды.
Җиңүчеләр:
- 65 кг-га кадәр – Ибраһимов Җәмил (Чаллы);
- 75 кг-га кадәр – Заһидуллин Аяз (Чаллы);
- 85 кг-га кадәр – Гобәйдуллин Ринат;
- 95 кг-га кадәр – Зәйнетдинов Айгиз (Башкортстан);
- 105 кг-га кадәр – Әхмәтҗанов Самат (Яңа Чишмә);
- 105 кг-нан югары – Эльбеков Заман (Алабуга).
Кул көрәшендә 70кә, 85кә һәм 85 килограммнан авыррак үлчәү категорияләрендә узды, шулай ук 60 яшь һәм аннан өлкәнрәк спортчылар (ветераннар) өчен яңа категория өстәлде.
70 кг-га кадәр авырлык үлчәвендә Баһаветдинов Рияз (Әгерҗе районы, Түбән Көчек авылы) беренче урынны алды. 85 кг-га кадәр авырлык үлчәвендә Җәләев Азат (Түбән Кама шәһәре) җиңүче булды. 85 килограммнан авыррак үлчәү категориясендә беренче урынны Магомед Нуцалханов (Удмуртия) яулады. Ветераннар арасында Фазуллин Ришатка (Чаллы шәһәре) тиңнәр булмады.
Кул көрәше һәм милли көрәш буенча беренче урыннар яулаучылар хаҗга юллама уйнатуда катнашты. Хаҗга юллама Түбән Камадан Җәләев Азатка (аңа 29 яшь) насыйп булды, ул кул көрәшендә 85 кг-га кадәр авырлык категориясендә җиңү яулады.
Татарстан мөфтияте кубогына компетентлы жюри карары белән Чаллы командасы лаек булды.
Фотосурәтләр: Чаллы мөхтәсибәте.
























