Әлмәт шәһәре Җәмигъ мәчетендә “Ислам. Беренче адымнар” курслары тәмамланды. Дәресләр берничә төркемдә – ир-атлар, хатын-кызлар һәм балалар өчен аерым үткәрелде, татар һәм рус телләрендә алып барылды.
Курсларга төрле яшьтәге 60тан артык укучы йөрде. Алар, укуларын уңышлы тәмамлап, сертификатлар алды.
Дәресләрне Әлмәт ислам мәдрәсәсе шәкертләре алып барды.
Курслар барышында шулай ук яулык бәйләү буенча мастер-класслар һәм хиҗама буенча лекцияләр үткәрелде.
Укытучыларга һәм укучыларга намазлыклар һәм яулыклар, ә балаларга – китаплар һәм тәм-томнар бүләк ителде.
Фотосурәтләр: Әлмәт мөхтәсибәте.












