9-12нче ноябрь көннәрендә Җиддә шәһәрендә (Согуд Гарәбстаны) хаҗ күргәзмәсе уза. Аның эшендә бөтен дөньядан хаҗ операторлары, шул исәптән Татарстанның рәсми хаҗ операторы “ДУМ РТ Хаҗ” катнаша. Татарстан компаниясе делегациясен генераль директор Ранис хәзрәт Вахитов җитәкли.
Күргәзмә кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Дини берләшмәләр мәсьәләләре буенча комиссиянең хаҗ эшләре буенча вәкаләтле вәкиле Ильяс Умаханов җитәкчелегендә Россия делегациясе Согуд Гарәбстанының Хаҗ һәм гомрә эшләре буенча министры Тәүфикъ бин Фәүзан ар-Рабиа белән рәсми очрашу үткәрде. Очрашуның төп темасы 2026нчы елда россиялеләр өчен хаҗны оештырудан гыйбарәт булды.
Согуд Гарәбстаны Корольлеге һәм Россия Федерациясе арасында 2026нчы елда Россия мөселманнары өчен хаҗны оештыру буенча ике яклы килешү имзаланды. Әлеге килешү нигезендә, Россиядән 25 000 кеше 2026нчы ел хаҗ сезонында изге җирләргә бара алачак.




