Нәзарәтнең "Хәләл" стандарты буенча комитеты Кытайдагы “Шаньдун провиниясенең “Хәләл” хезмәте” сертификацияләү органы белән килешү имзалады. Ике як та бер-берсенең сертификатларын тану, хәләл стандартлаштыру һәм сертификацияләү өлкәсендә хезмәттәшлек итү, шулай ук хәләл продукция турында мәгълүмат алмашу турында килеште. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: “Шаньдун провинциясенең «Хәләл» сертификацияләү хезмәте” Кытайда Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитеты биргән сертификатларны таныган өченче оешма булды.
Кытайда 23 миллионга якын мөселман яши, бу илдәге халыкның якынча 1,8 процентын тәшкил итә. Кытайда хәләл базарның мөмкинлекләре зур.
Үзара тану турында меморандум шулай ук Нәзарәтнең «Хәләл» стандарты буенча комитеты һәм “Тайваньның Хәләл намуслылык үсеше ассоциациясе” сертификацияләү органы арасында имзаланды.
Бу адымны Россия һәм Тайвань арасында хәләл индустриясе өлкәсендә сәүдә элемтәләрен ныгыту буенча озак вакытлы стратегиянең бер өлеше итеп карарга мөмкин. Шул рәвешле, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитеты Тайваньда беренче хәләл сертификацияләү оешмасы булып танылды. Бу вакыйга Көнчыгыш Азиянең үсеп килүче хәләл экосистемасында Россиянең әһәмиятле партнер булуын күрсәтә.
Тайваньда мөселманнар күп булмауга карамастан, бу төбәктә хәләл продукция базары аның экспорт потенциалы һәм Көньяк-Көнчыгыш Азиядән килгән мөселман туристлары аркасында үсә. Хәләл җитештерү өлкәсендә күпчелекне азык-төлек һәм эчемлекләр тәшкил итә, шулай ук хәләл косметика, фармацевтика һәм туристлык инфраструктурасы белән кызыксыну күзәтелә.




