12-13 ноябрьдә Россия ислам институтында Россия мөселман мәгарифе тормышында зур вакыйга – мөселман уку йортлары студентлары арасында Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча XVIII халыкара олимпиада узачак.
Олимпиаданың максаты – ислам фәннәрен, гарәп телен өйрәнүче талантлы студентларны ачыклау һәм сәләтле укучыларга ярдәм итү өчен тиешле шартлар тудыру. Бәйгедә Татарстан, Башкортостан, Дагыстан, Чечня, Ингушетия, Кабарда-Балкария, Карачай-Чиркәс Республикалары һәм Мәскәү шәһәрендәге 20 дән артык югары мөселман уку йортыннан студентлар катнашачак.
2008 елдан башлап үткәрелә торган олимпиаданың географиясе елдан-ел киңәя. 2023 елдан олимпиада халыкара дәрәҗәгә чыкты: анда Үзбәкстан, Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан һәм Таҗикстан кебек БДБ илләреннән килгән студентлар катнашты. 2024 елда аларга Иран, Һиндстан һәм Төркия шәкертләре кушылды. Быел исә олимпиадада катнашучылар исемлеген Малайзия, Индонезия һәм Пакыстан студентлары тулыландырды.
Олимпиада ислам хокукы; дин нигезләре; гарәп теле номинацияләрендә уза. Олимпиада барлык номинацияләр дә тест рәвешендә язмача үткәрелә. Моннан тыш, гарәп теле бәйгесендә катнашучылар гарәп теле буенча сөйләм күнекмәләрен дә күрсәтергә тиешләр. Барлык җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр алачак.
Массакүләм мәгълүмат чараларын Халыкара олимпиаданың 13 ноябрьдә узачак ябылыш тантанасына чакырабыз. Әлеге чара Казан шәһәре, Петербург ур., 52 йорт адресы буенча IT Park бинасында көндезге сәгать икедә (14:00) башлана. Аккредитация узу өчен press-slujbariu@mail.ru электрон почтасына хат язып яки 89274166010 телефон номеры аша (WhatsApp, Telegram, MAX) язып теркәлү сорала (оешма һәм журналистның исем-фамилиясен күрсәтү зарур).




