Хөрмәтле татарстанлылар!
Кадерле дин кардәшләр!
Газиз милләттәшләрем!
4 ноябрь Россиядә Халыклар бердәмлеге көне буларак билгеләп үтелә. Бу дата күпмилләтле илебез тормышында үзенең лаеклы урынын тапты, чөнки гражданлык бердәмлеге һәм халыклар арасында татулык имин киләчәк өчен нигез булып тора. Бердәмлек булганда, кече дәүләтләр чәчәк ата, ә низаглар бөек дәүләтләрнең җимерелүенә китерә.
Төрле кешеләрнең һәм халыкларның бердәмлеге уртак Ватанны сөюдән башлана. Россия – күп милләтлләр өчен туган йорт, биредә гасырлар дәвамында төрле дин һәм милләт вәкилләре күрше булып яши. Бу – Раббыбызның тәкъдире һәм Аның сынавы, чөнки дус һәм тату булып гомер кичерү өчен зирәклек, миһербанлылык, иман һәм гыйлем кирәк. Россия халыклары үзләренең дини һәм милли гореф-гадәтләрен, шулай ук бер-берсенең рухи-әхлакый кыйммәтләрен никадәр яхшырак белсәләр һәм хөрмәт итсәләр, безнең арада татулык та шулкадәр ныгый барачак. Шулай булганда, мөселманнарның һәм православие динен тотучыларның әхлакый идеаллары – охшаш, ә аермалар – бик аз булуы да ачык күренер иде. Пакьлек, игелеклелек, гаделлек, гыйлемлелек, гаиләне кайгырту – болар барысы да традицион диннәргә хас кыйммәтләр.
Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ болай дигән:
يَا أَيُّهَا النَّاسُ، إِنَّ رَبَّكُمْ وَاحِدٌ، وَإِنَّ أَبَاكُمْ وَاحِدٌ، أَلَا لَا فَضْلَ لِعَرَبِيٍّ عَلَى عَجَمِيٍّ، وَلَا لِعَجَمِيٍّ عَلَى عَرَبِيٍّ، وَلَا لِأَحْمَرَ عَلَى أَسْوَدَ، وَلَا أَسْوَدَ عَلَى أَحْمَرَ، إِلَّا بِالتَّقْوَى، إِنَّ أَكْرَمَكُمْ عِنْدَ اللهِ أَتْقَاكُمْ، أَلَا هَلْ بَلَّغْتُ؟ "، قَالُوا: بَلَى يَا رَسُولَ اللهِ، قَالَ: "فَلْيُبَلِّغِ الشَّاهِدُ الْغَائِبَ
«И кешеләр! Сезнең Раббыгыз бер, һәм атагыз бер – Адәм. Гарәп булмаган кешенең гарәптән, һәм гарәпнең гарәп булмаганнан, кара тәнленең ак тәнледән, һәм кара тәнленең ак тәнледән өстенлеге юк, өстенлек - бары Аллаһтан куркуда. Сезнең арагызда иң күркәме – тәкъва булганыгыз”. Ягъни бүленү түгел, ә Аллаһка иман китерү, Ватанны сөю, гасырлар дәвамында килгән гореф-гадәтләр һәм гомумкешелек әхлакый кыйммәтләр тирәсенә берләшү генә төрле милләтләр арасында үзара ихтирамны булдырырга һәм җәмгыятьне тупларга ярдәм итә.
Аллаһы Тәгалә Ватаныбызны иминлектән аермасын, ә илебездә яшәүче халыкларга, дуслык һәм татулыкта яшәсеннәр өчен, иман байлыгы һәм акыл нигъмәте бирсен! Бергә булыйк!
Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин



