Чистайда тантаналы рәвештә «Әмирхания» рухи-мәгариф үзәге ачылды. Ул 2024 елда Чистай мөхтәсибәтенә тапшырылган «Әмирхания» хатын-кызлар мәдрәсәсенең тарихи бинасы базасында төзелгән. Мөхтәсибәт "Чистави" бизнес-клубы катнашында объектны төзекләндерү һәм реконструкцияләү буенча зур эш башкарды.
Хәзер «Әмирхания» рухи-мәгариф үзәгендә Ислам нигезләре буенча дәресләр уза, фикһ, гарәп теле, гакыйдәне тирәнтен өйрәнәләр, изге Коръәнне дөрес уку буенча иҗазәткә имтиханнар тапшыралар, фәнни очрашулар һәм конференцияләр, мөгаллимнәр киңәшмәләре уза. Моннан тыш, монда педагоглар методик эшкәртмәләр (ярдәмлекләр) язачак һәм коллегалары алдында фәнни чыгышлар ясаячак. Моның өчен биредә барлык шартлар да тудырылган: икенче катта иркен уку сыйныфлары, беренче катта 35 кешелек конференц-зал урнашкан. Хәзер үзәктә 100 гә якын кеше укый: алар арасында яшүсмерләр, ир-атлар һәм хатын-кызлар бар. Моннан тыш, монда оештыру чаралары һәм җыелышлар уза. Мөхтәсибәт күләмендәге чараларга җәлеп итү өчен яшүсмерләр белән эшләүгә зур игътибар бирелә.
Объектны ачу тантанасы Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында узды. Район имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов Мөфти хәзрәтне һәм тантанада катнашучыларны Үзәк бинасы белән таныштырды, аннары кунаклар, Коръән укып, дога кылды.