Нәзарәт җитәкчелеге Астанада дөньякүләм һәм традицион диннәр лидерлары Съездында катнаша

17 сентябрь 2025 ел 08:55
Нәзарәт җитәкчелеге Астанада дөньякүләм һәм традицион диннәр лидерлары Съездында катнаша

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның урынбасары, Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йорты җитәкчесе Ришат хәзрәт Хәмидуллин Астанада дөньякүләм һәм традицион диннәр лидерларының VIII Съездында катнаша. Бүген Казахстан Республикасы Президенты Касым-Жомарт Токаев җитәкчелегендә корылтайның пленар утырышы ачылды. Съездга Мәскәү һәм бөтен Россия Патриархы Кирилл, Бөтендөнья ислам лигасы генераль сәркатибе Мөхәммәд Габделкәрим Әл-Иса, БМОның Генераль сәркатибе Антонио Гутерриш һәм башкалар килде. Әлеге чарада катнашучылар арасында Мисыр, Ватикан, Азәрбайҗан, Израиль, Кытай, Бөекбритания, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Һиндстан, Иран, Марокко, Япония, Германия, АКШ, Пакьстан, Корея һ.б. ил делегацияләре бар.

Съезд “Диннәр диалогы: киләчәк өчен үзара бәйләнеш” темасы буенча һәм җәмгыятьтә тынычлык-татулык кыйммәтләрен популярлаштыру максатыннан үткәрелә.

Зур җыелыш геосәяси вәзгыять кискенләшкән шартларда аеруча актуаль. Секцион мәйданчыкларда кешелекне берләштерүдә һәм дөньяны тотрыклы үстерүдә диннәрнең роле, ясалма интеллект чорында рухи кыйммәтләр, экстремизм проблемалары хакында фикер алышулар булачак.

Съезд делегация башлыкларының истәлеккә фотосурәткә төшүе һәм дога кылуы белән башланды.

 www.akorda.kz фотосы файдаланылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы