Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 18 нче көнендә (10 сентябрьдә), Казанда Коръән фәннәрен өйрәнү мәсьәләләренә багышланган “Иманколый укулары” Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе узды. Аны Татарстан мөфтияте, Россия ислам институты, Казан ислам университеты, Коръән хафизларын әзерләү үзәге оештырды. Конференция ХХ гасырның күренекле татар кадимчеләреннән саналган дин әһеле, “Тәсһил әл-бәйән фи тәфсир әл-Куръән” (“Коръән тәфсирен аңлатуны җиңеләйтү”) тәфсире авторы Мөхәммәдсадыйк хәзрәт Иманколый истәлегенә багышлап үткәрелде.
“Иманколый укулары”ның пленар утырышы эшендә Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов катнашты. Ул, конференциядә катнашучыларны Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләп, әлеге җыелышны оештыручыларга Россиядә Коръәнне өйрәнү һәм саклау традицияләренә, аерым алганда, татар халкы мәдәниятенә игътибар бирүе өчен рәхмәт әйтте. Илфар хәзрәт үз чыгышында татарларның Коръән белеме традицияләрен торгызу юнәлешендә Татарстан Диния нәзарәте эшчәнлегенә басым ясады. Ул Нәзарәтнең бу өлкәдә Мөфти Камил хәзрәт җитәкчелегендә тормышка ашырыла торган проектлары турында кыскача гына сөйләп үтте.
«Бүген без мүсхәфләрне “Расем әл-Госмани” стандартларына туры китереп әзерлибез һәм бастырабыз. 2024 елда 33 мең данә тираж белән «Казан басмасы»ның яңартылган басмасын чыгардык һәм Россиянең 70 төбәгендә, шулай ук, дин кардәшләребезнең үтенечен исәпкә алып, Казахстан, Үзбәкстан һәм Беларусьта тараттык», – диде Илфар хәзрәт. Аннары ул конференциядә катнашучыларны Диния нәзарәтенең соңгы казанышы – Россиядә беренче заманча кулъязма Коръәне белән таныштырды: "Хәзер бу эш тәмамланды, аны тикшерү һәм басмага әзерләү эше бара. Казан кулъязма Коръәне – бер үк вакытта каллиграфия сәнгате әсәре һәм ул фәнни кыйммәткә ия булачак. Россия мөселманнары өчен ул бары тик Казан белгечләре тарафыннан гына башкарылуы белән кадерле: аны Казан хаттаты язды һәм Казан хафизлары һәм галимнәре тикшерә. Бөтен эш хифз буенча иң югары дәрәҗәгә ия булган дөньякүләм танылган дин галиме, Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ нәсел дәвамчысы мөхтәрәм Шәех Мәэмүн әр-Равиның фәнни җитәкчелегендә тормышка ашырыла».
Сүз уңаеннан шуны әйтергә кирәк: бүген дөньякүләм танылган дин галиме, Коръән хифзы буенча 10 кыйраәт белгече, Фарсы култыгы илләрендә Коръән буенча бәйгеләрдә баш хөкемдар һәм жюри рәисе, Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ нәсел дәвамчысы, Казанда кулъязма Коръән әзерләү буенча комиссия әгъзасы шәех Мәэмүн әр-Рави “Казан Коръәне феномены: тарих белән киләчәк арасында” дигән чыгыш ясады. Ә ислам фәннәре докторы, БИА профессоры, «Әл-Әзһәр» университеты мөгаллиме Хәмдәлла Хафез Мөхәммәд Сафти тәҗвид буенча иҗазәтләрнең Коръән хафизларының белем алуында тоткан урыны турында сөйләде.
Укуларда катнашучылар Мөхәммәдсадыйк Иманколыйның рухи мирасы; Коръәнне татар теленә тәрҗемә итү тарихы; хәзерге заманда Коръән фәннәре үсеше; Коръән тәфсире буенча уку әсбаплары эшләү; гарәп телен (Коръән текстын) өйрәнү; тәҗвидне өйрәнүдә яңа ысуллар куллану турында фикер алышты.
Конференция кысаларында шулай ук “Төхфәтүл әтфәл” уку кагыйдәләре җыелмасын өйрәтергә хокук бирүче иҗазәтләр тапшырылды.