Казан шәһәр филармониясе 12 сентябрьдә “Чулпан” мәдәният үзәгенә сөекле Пәйгамбәребезнең ﷺ туган көненә багышланган Мәүлид кичәсенә чакыра. Кичәдә Марсель Вәгыйзов, Марат Галимов, Алинә Шәрипжанова, Рөстәм Закиров, Ильяс Халиков, Гөлшат Имамиева, Рөстәм Асаев, Рөстәм Хөсәенов, Сиринә Зайнетдинова, Саидә Мөхәммәтҗанова, Айгөл Бариева, Динар Шәймәрданов, Фердинанд Фәтхи, Гөлназ Гафурова һәм Балалар филармониясе башкаручылары катнаша. Алар мөнәҗәтләр һәм нәшидләр башкара.
Мәдәният үзәге фойесында 17:00-19:00 сәгатьләрдә Гүзәл Габдрәфыйкова оештырган Хәләл маркет эшли. Маркетка керү – түләүсез.
Билетлар сатып алу өчен сылтама.