Нәзарәтнең яшь кызлар һәм егетләр өчен «Яшь килен» һәм «Яшь кияү» ислам курсларына язылу башланды

01 сентябрь 2025 ел 14:36
Нәзарәтнең яшь кызлар һәм егетләр өчен «Яшь килен» һәм «Яшь кияү» ислам курсларына язылу башланды

Татарстан мөфтияте яшьләр өчен берьюлы 2 курска: кызлар өчен «Яшь килен» курсына һәм егетләр өчен «Яшь кияү» курсына язылу башлану турында игълан итте. Оештыручылар шәригать буенча нык һәм бәхетле гаилә корырга теләүчеләрне курсларга кушылырга чакыра.

Бу юлы ике курс та офлайн форматта узачак: “Яшь килен” 13 нче тапкыр оештырылса, “Яшь кияү” ислам курсы әле икенче генә тапкыр үткәрелә.

"Яшь килен" һәм "Яшь кияү" курслары, гаилә хәленә һәм социаль статусына карамастан, барлык яшьтәгеләр өчен дә һәм гаилә корырга ниятләүчеләргә дә, никахта торучыларга да, якын киләчәктә улын өйләндерергә яки кызын кияүгә бирергә ниятләүчеләргә дә бертигез дәрәҗәдә файдалы булачак.

Әлеге проектлар мөселман яшьләре арасында гаилә кыйммәтләрен ныгыту максатыннан тормышка ашырыла, шәригать һәм татар халкының гореф-гадәтләренә нигезләнеп, никахка кагылышлы төрле мәсьәләләргә багышлана. Белем бирү курсы Коръәнгә, Мөхәммәд пәйгамбәр ﷺ сөннәтенә, ислам дин галимнәре дәресләренә нигезләнгән күп төрле белемнәрне үз эченә ала.

Курста катнашучыларга очрашулар һәм видео дәресләр форматында гасырлардан килгән татар-мөселман традицияләре, никахның дини һәм хокукый яклары, хатын һәм ирнең бурычлары һәм хокуклары, мәһәр һәм никах килешүе, гаилә эчендәге хәлләрне тыныч юл белән хәл итү, мөнәсәбәтләрне кору әдәпләре һ.б. мәсьәләләр турында сөйләнә. Курсларга юристлар, табиблар, галимнәр һәм башка белгечләр чакырыла. 

Егетләр һәм кызлар никах, үзләренең хокуклары һәм бурычлары турында хакыйкый гыйлемнәр алачак һәм үзләренә хәләл җефет сайлаганда төптән уйланган карарлар кабул итәргә өйрәнәчәк.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы