Игътибар: массакүләм мәгълүмат чараларын Казанда узачак шәһәркүләм Мәүлид бәйрәмен уздыруга багышланган брифингка чакырабыз

21 август 2025 ел 10:24
Игътибар: массакүләм мәгълүмат чараларын Казанда узачак шәһәркүләм Мәүлид бәйрәмен уздыруга багышланган брифингка чакырабыз

25 августта 11:00 сәгатьтә Диния нәзарәте бинасында Казанда узачак шәһәркүләм Мәүлид бәйрәмен оештыруга һәм уздыруга багышланган матбугат конференциясе була. Журналистлар белән очрашуда Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, бәйрәмнең режиссер-куючысы Илфак Хафизов, Татарстан Республикасының атказанган артисты Марсель Вәгыйзов катнаша.  

Шәһәркүләм Мәүлид бәйрәме 29 августта Казанда Иске Татар бистәсендә татар дин галиме Ш.Мәрҗани һәйкәле янында узачак. Бәйрәм 15:00 сәгатьтә башлана. Быел бәйрәм бөек юбилей – һиҗри буенча Аллаһ Илчесенең ﷺ 1500 еллыгы белән истәлекле. Шуңа күрә Диния нәзарәте беренче тапкыр республика җитәкчелеге, ТР Мәдәният министрлыгы һәм Казан шәһәре Башкарма комитетының «Иске шәһәр» Префектурасы ярдәмендә чараны бик зур итеп һәм Республика Көнен бәйрәм итү кысаларында оештыра. Мәүлиднең иң онытылмас мизгеле булып хаҗ һәм гомрәгә юлламалар уйнату торачак.

Журналистларны матбугат очрашуына килергә һәм чара турында тәфсилле мәгълүмат алырга чакырабыз.

Аккредитацияне 8 927 460 30 78 телефоны аша (ватсап) узарга мөмкин.

Чара Диния нәзарәте бинасында Конференц-залда (Тукай ур., 38) узачак.     

Иртәнге 11:00 сәгатьтә башлана.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы