Бүген, сафәр аеның 26 нчы көнендә (20 августта), Казанның Мәрҗани мәчетендә һиҗри буенча агымдагы 1447 елда Аллаһ Илчесенең ﷺ 1500 еллыгына багышланган III татар абыстайлары-остазлары форумы узды. Форумны Мөфтиятнең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге һәм Татарстан Мөслимәләр берлеге оештырды.
«Бүген мөслимә: рухият, гаилә кыйммәтләре, ватанпәрвәрлек» чарасына Татарстан Диния нәзарәтенең барлык мөхтәсибәтләреннән мөслимәләр берлекләре җитәкчеләре, Казан мәчетләре баш абыстайлары, Мордовия, Ульяновск һәм Марий Элдан актив мөслимәләр – 100 гә якын кеше җыелды.
Форумны хөрмәт итеп Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе урынбасары Марат Гатин, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, «Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров һәм башкалар килде.
Камил хәзрәт Сәмигуллин, Форумда катнашучыларны сәламләп, 23 августта, кояш баю белән, мөселман календарендәге иң күркәм айларның берсе – халыкта Мәүлид дип йөртелүче Рабигыль-әүвәл аеның башланачагын хәбәр итте. Быел Мәүлид һиҗри буенча Аллаһ Илчесенең ﷺ 1500 еллыгы белән истәлекле. Ул үзенең чыгышында әлеге истәлекле көннең фазыйләтләре, Мәүлид үткәрүнең мөһимлеген билгеләп үтте:
– Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ бу дөньяга килүе – Аллаһның олуг бүләге. “Әнбия” сүрәсендә: “Ий Мөхәммәд, без сине галәмнәргә рәхмәт буларак җибәрдек”, - диелә. Шуңа күрә мөселманнар Мәүлидкә, һичшиксез, шатланырга тиеш була.
Мәүлидкә каршы булучыларга Мөфти башка аргументлар да китерде. Ул Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ оныклары Хәсән белән Хөсәен туу хөрмәтенә корбан чалдырганлыгы, шулай итеп, оныклары туганга шатланганлыгы турында сөйләде.
– Гаиләдә бала дөньяга килгәч, шатлыгыбызны уртаклашып, туганнарыбызны, күршеләребезне чакырабыз, – диде Камил хәзрәт. Ә Пәйгамбәребезнең ﷺ дөньяга килүенә шулай шатлану ярамасмы? Кемдер Пәйгамбәребез ﷺ үз туган көнен үткәрмәгән дип әйтә. Әмма Бохари һәм Мөслим җыентыкларында Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе саен ураза тота торган булган дип әйтелә. Сәбәпләре турында сорау биргәч, чөнки дүшәмбе – ул минем туган көнем дигән. Димәк, ул бу көнне, елга бер тапкыр түгел, атна саен ассызыклап күрсәткән.
Алга таба Мөфти хәтта Пәйгамбәрнең ﷺ абыйсы Әбу Ләхәбнең Җәһәннәмдә дүшәмбе саен газабы җиңеләйтеләчәге хакында искәртте. Чөнки ул үз вакытында Мөхәммәднең ﷺ тууына шатланган, аңа бу хәбәрне китергән Сүвәйбәне азат иткән һәм корбан чалдырган. Бер кяфернең дә, Пәйгамбәрнең ﷺ тууына шатланып, Мәүлидтән файда күргәч, мөселманнарга Мәүлиднең нинди зыяны турында сөйләп була?
Мөфти хәзрәт, чыгышын тәмамлап, мөслимәләрне 29 августта Казанда узачак Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ тууына багышланган шәһәркүләм Мәүлид бәйрәменә килергә чакырды. Мәүлидне оештыручылар төрле яшьтәге кунаклар өчен бай дини-мәгърифәтчелек программасы әзерләде. Мәүлиднең иң онытылмас мизгеле булып хаҗ һәм гомрәгә юлламалар уйнату торачак.
Марат Гатин абыстайларга фидакарь хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм хатын-кызның гаиләне саклап калудагы ролен генә түгел, ә тормышның башка өлкәләрендәге ролен дә ассызыклады, хатын-кызның төп сыйфаты җаваплылык һәм хезмәт сөючәнлек булуын билгеләп үтте.
Рәсми чыгышлардан соң форум дискуссия мәйданчыклары һәм мастер-класслар эше белән дәвам итте. Панель дискуссияләр "Мөслимә тормышында рухилык", "Мөселман мәдәниятендә гаилә кыйммәтләре", "Ватанпәрлек һәм мөселманлык" темалары буенча эшләде. Форум барышында шулай ук мөслимәләр җәмгыятьтә очраша торган көнүзәк мәсьәләләр турында да фикер алыштылар. Форум нәтиҗәләре буенча резолюция кабул ителде.