«Ярдәм-Помощь» хәйрия фонды инвалид балаларның ата-аналарын укыту программасын башлап җибәрә

06 август 2025 ел 15:47
«Ярдәм-Помощь» хәйрия фонды инвалид балаларның ата-аналарын укыту программасын башлап җибәрә

Казанда «Ярдам-Помощь» гомуммилли хәйрия фонды базасында сәламәтлегендә тайпылышлар балалар өчен инклюзив медицина үзәге ачу көтелә. Анда, аерым алганда, балаларның ата-аналарын сабыйларны дөрес карарга өйрәтәчәкләр. Белгечләр фикеренчә, беренче 200 көндә тиешле ярдәм күрсәтелү 30% баланың сәламәтлеген саклап калырга ярдәм итә ала.

Яңа туган балалар өчен үзәк Серов урамында «Ярдәм» тернәкләндерү үзәгенең яңа корпусында урнашачак, аның төзелеше 2026 елда тәмамланачак. Сәламәтлегендә тайпылышлар булган яңа туган балаларга ярдәм итү эшенең төп аспектлары турында экспертлар фондта РФ Дәүләт Думасы депутаты, республиканың элеккеге сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов һәм фондның вице-президенты, Казан шәһәр Думасы депутаты Мәликә Гыйльметдинова катнашында узган түгәрәк өстәлдә фикер алыштылар. Шулай ук авыру балалар белән эшләү тәҗрибәсе белән Уфадан «Особенные дети» хәйрия фонды директоры Фәйрүзә Латыйпова уртаклашты.

"Инновацион эшкәртмәләрне кертү балалар инвалидлыгы белән бәйле күрсәткечләрне киметергә ярдәм итәчәк – кызганычка каршы, соңгы елларда инвалид балаларның саны арта бара. Тәкъдим ителгән эшкәртмәләр шактый өметле һәм гамәли ярдәм күрсәтергә сәләтле», – дип билгеләп үтте Фәррахов үзенең телеграм-каналында.

Яңа үзәктә сабыйлар һәм аларның ата-аналары өчен тулы психологик-медицина-педагогик абилитация (яңа күнекмәләр формалаштыру) комплексын оештыру көтелә.

"Сәламәтлегендә тайпылышлар булган бала туу күп кенә ата-аналар, бигрәк тә яшьләр өчен авыр сынау. Кайвакыт алар сабыйны ничек карарга һәм аңа ничек ярдәм итәргә икәнен белмиләр. Бу вакытта аларга булышу, җайлашырга ярдәм итү һәм авыру бала белән тулы канлы итеп яшәргә өйрәтү бик мөһим. Вакытында медицина ярдәме күрсәтелү һәм белгечләр ярдәме сабыйга сәламәтләнергә булыша. Сәламәтлегендә тайпылышлар булган 13 баланы тәрбиягә алган әни буларак, иң мөһиме – балага мөмкин кадәр ярдәм итеп була торган вакытны кулдан ычкындырмау», – диде Мәликә Гыйльметдинова.

«Ярдәм-Помощь» гомуммилли хәйрия фонды начар күрүчеләрне һәм бөтенләй күрмәүчеләрне, начар ишетүчеләрне һәм чукракларны, терәк-хәрәкәттә чикләнгән кешеләрне тернәкләндерү белән шөгыльләнә, МХОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итә. 12 ел эшчәнлек дәверендә биредә 45 меңнән артык кешегә ярдәм күрсәттеләр.

Фонд вице-президенты өстәп әйткәнчә, фондта сәламәтлегендә тайпылышлар булган гаиләләрне тернәкләндерү һәм яңа күнекмәләр булдыру өчен шартлар тудырылган. Җәй көне биредә авыру балалар һәм аларның ата-аналары өчен көндезге курслар гамәлгә ашырыла: дәвалау физкультурасы, кул эшләре буенча дәресләр, экскурсияләр үткәрелә, психологик, юридик һәм медицина консультацияләре күрсәтелә.

«Ярдам-Помощь» гомуммилли хәйрия фонды матбугат үзәге.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы