Диния Нәзарәтенең 14 мөгаллиме Катарда гарәп теле курслары үтте һәм сертификатлар алды

06 август 2025 ел 09:52
Диния Нәзарәтенең 14 мөгаллиме Катарда гарәп теле курслары үтте һәм сертификатлар алды

Татарстан Республикасы мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары мөгаллимнәре Катарның вакыфлар министрлыгы оештырган гарәп теле курсларын уңышлы тәмамлады. Тантаналы чарада аларга курсларны уңышлы тәмамлау хакында сертификатлар тапшырылды.

Дәресләр 5нче июльдән 3нче августка кадәр үткәрелде һәм анда Татарстанның мөселман уку йортларында һәм университетларында (Болгар ислам академиясе, Россия ислам институты, Казан ислам университеты, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе, Чаллының “Ак мәчет” мәдрәсәсе, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә, Буа мәдрәсәсе һәм Түбән Каманың “Җәмигъ” мәчете) эшләүче 14 мөгаллим катнашты. Тәҗрибәле укытучылар ярдәмендә алар чит аудиториядә гарәп телен укыту, дәресләр үткәрү методикасын һәм педагогик осталыкны үстерү серләрен өйрәнде. Укулар шәех Абдулла ибн Зәйд Әл Мәхмүд исемендәге Ислам мәдәнияте үзәгендә узды.

Тантана тәмамлангач, татарстанлылар курсларны оештыручыларга, аеруча Катарның вакыфлар һәм ислам мәсьәләләре министры Ганим бин Шаһин Әл-Ганимгә рәхмәтләрен белдерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы