Махсус хәрби операция зонасына Казанның Ал таң мәчете һәм Ометьево бистәсе мөселманнарыннан гуманитар йөк тапшырылды

05 август 2025 ел 15:29
Махсус хәрби операция зонасына Казанның Ал таң мәчете һәм Ометьево бистәсе мөселманнарыннан гуманитар йөк тапшырылды

Шушы көннәрдә Казан шәһәренең “Габдрәхим Утыз Имәни исемендәге Ал таң” һәм Ометьево бистәсе мәчете мәхәлләсе Херсон һәм Запорожье юнәлешендә махсус хәрби операция зонасындагы солдатларга чираттагы гуманитар ярдәм тапшырып кайтты. Делегация составында мәчетнең икенче имамы Сәлимҗан Домнин һәм әлеге мәхәлләнең активисты Рөстәм Вәлиуллин бар иде. Херсон өлкәсендә штурмчылар хезмәт итә, аларның 70 проценты – татарстанлылар. Ә Запорожье юнәлешендәге танкчылар арасында Казан танк училищесын тәмамлаучылар бар.

Гуманитар ярдәм Ал таң мәчете һәм мәхәллә кешеләре тарафыннан җыелды. Аерым алганда, махсус хәрби операция зонасына хәләл азык-төлек, запас частьләр, төнлә күрү җайланмалары, РЭБ өчен кенгурин, плащ-палаткалар, маскировка челтәрләре, идәнгә урнаштырыла торган кондиционер, землянка өчен резин тент һ.б. тапшырылды. Ярдәмне туплауда аеруча зур өлешне мәхәллә әгъзасы, эшмәкәр Ярмушев Илшат Ирек улы кертте. 

Казан шәһәренең “Габдрәхим Утыз Имәни исемендәге Ал таң” мәчете махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм җыюда һәм җибәрүдә беренче тапкыр гына катнашмый. Моңа кадәр акча җыю турында игълан бирелеп алгы сызыкта хезмәт итүче солдатларга Шевроле Нива машинасы алынган иде. Шулай ук мәхәллә көче белән РЭБ “Гвоздик”, провизия, палаткалар һ.б. сатып алынды.

Исегезгә төшерәбез, Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фондында махсус хәрби операциядә Курск юнәлешендәге хәрби частьтә хезмәт итүче солдатларга ярдәмнәр җыела. Солдатларга запас частьлар, элемтә чаралары, бензин белән эшләүче пычкылар, газ баллоннары, киемнәр, савыт-саба, аптечкалар һ.б. кирәк.

Шулай ук Тататарстан Диния нәзарәте Казан епархиясе белән берлектә Лисичанск һәм Рубежное (Луганск Халык Республикасы) шәһәрләрендәге балаларга ярдәм йөзеннән акча җыюны игълан итте. Акча балалар өчен азык-төлек, балалар өчен гигиена чаралары, балалар киемнәре, җиһазлар һ.б. сатып алуга тотылачак. Кирәкле әйберләр исемлеге ата-аналарның теләк-тәкъдимнәреннән чыгып төзелде. 

Барлыгы 210 балага ярдәм кирәк.

Акчаны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды җыя. Теләгән һәркем күрсәтелгән куар-код буенча узып, үз өлешен кертә ала.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы