Бүген, сафәр аеның 10нчы көнендә (4нче августта), Диния Нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды карамагындагы яшь тәрбияләнүчеләр өчен шатлык-куаныч: күпбалалы, аз керемле һәм тулы булмаган гаиләләрдән 30 ир бала теплоходта “Хәйдәр” өлгергәнлек үзәгенең алты көнлек палаткалы сменасына юл тотты. Смена Югары Ослан районының Ташевка авылы янындагы территориядә әзерлекле педагоглар һәм тәҗрибәле остазлар командасы җитәкчелегендә уза. Бу вакытта 14 кыз өчен курслар, фонд базасында оештырылып, 12нче августка кадәр дәвам итәчәк.
Җәйге сменалар программасы тормыш һәм үсеш мәктәбе буларак төзелгән: балалар педагоглар, психологлар һәм тәрбиячеләр белән бергә тормыштагы хәлләрне тикшерәчәкләр һәм килеп туган проблемаларны хәл итәргә өйрәнәчәкләр. Барлык дәресләр мөстәкыйльлек, җаваплылык, кыюлык кебек сыйфатларга ирешүгә, ярдәмләшү һәм анализ ясауга корылган.
Балаларны социаль челтәрләр урынына тормышчан аралашу көтә – алар дус булырга, бергәләп эшләргә һәм мөстәкыйль рәвештә бурычларны хәл итәргә өйрәнәчәк. Шулай ук физик чыныгу да мөһим – алар походларга барачак, саф һавада спорт уеннары һәм күнегүләр белән шөгыльләнәчәк.
Программаның төп өлеше булып рухи үсеш – дин һәм әхлак нигезләре дәресләре торачак, алар яшүсмерләргә үтемле һәм аңлаешлы итеп биреләчәк. Атна дәвамында малайлар шулай ук көнкүрешне алып бару, урманда юл табу, столярлык, учакта ашарга пешерү, уктан ату һ.б. буенча бик кирәкле гамәли күнекмәләр алачак.
Ә кызлар өчен ислам дисциплиналарын өйрәнүне, рухи-әхлакый һәм физик үсешне, иҗади мастер-классларны һәм хәйрия акцияләрен үз эченә алган программа төзелгән.
Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды балалар өчен рухи-мәгърифәтчелек курсларын оештыруда катнашучыларга рәхмәтен белдерә.