Кукмара мөхтәсибәтендә Татарстанда быелгы беренче Мәүлид чарасы – IX Мәчкәрә укулары узачак

04 август 2025 ел 11:40
Кукмара мөхтәсибәтендә Татарстанда быелгы беренче Мәүлид чарасы – IX Мәчкәрә укулары узачак

24нче август көнне Кукмара мөхтәсибәтендә “IX Мәчкәрә укулары” төбәкара фәнни-гамәли конференция үтәчәк. Быелгы фәнни җыен Мәүлид аеның беренче көненә туры килә, шуңа Татарстанның мөселман җәмәгатьчелеге әлеге чарада шушы бөек айның башлануын һәм һиҗри исәп буенча Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺнең тууына 1500 ел тулуны билгеләп үтәчәк. IX Мәчкәрә укуларының төп темасы “Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺнең рухи мирасы – бәхеткә юл” дип исемләнгән.

Конференцияне үткәрү урыны итеп Мәчкәрә авылы юкка гына сайлап алынмаган: катнашучылар авылның беренче Җәмигъ мәчетенә җыелачак. Ул Татарстанда кирпечтән салынган иң борынгы авыл мәчетләренең берсе булып тора. Төзекләндерү эшләре төгәлләнгәннән соң, мәчет быел Корбан бәйрәменә ачылды.

Мәчкәрә укуларында күренекле дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр, аксакаллар, казыйлар, мөхтәсибләр, имамнар, мөгаллимнәр һәм башка дәрәҗәле кунакларның катнашуы көтелә. Конференциядә шулай ук тарихчылар, төбәкне өйрәнүчеләр, педагоглар, төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган укучылар, махсус хәрби операциядә якыннарын югалткан гаиләләр булачак.

Конференция алдыннан, иртәнге сәг. 9.00-дә катнашучылар Мәчкәрә авылы зиратында булачак һәм биредә дәфен кылынган мәрхүмнәрне дога белән искә алачак. Әлеге зиратта татар халкының күпләгән күренекле шәхесләре җирләнгән. Зиратның якынча мәйданы 3 гектарны тәшкил итә, хәзерге вакытта биредә аллеяларга үтү юлларына таш җәю эшләре алып барыла.

Конференциядән соң Мәүлид ашы үтәчәк – хәзрәтләр вәгазь сөйләячәк, Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺкә атап нәшидләр әйтәчәк, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм вафат булучылар, шулай ук туган илебезнең иминлеге өчен догалар кылачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы