Болгарда XX Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы кысаларында иң яхшы социаль проектларны ачыклау буенча грантлар бәйгесе уза. 23 июльдә проектларны алдан яклау булды – 61 идеянең 17се финалга узды. Алар – Татарстан, Әстерхан өлкәсе, Калуга өлкәсе, Киров өлкәсе, Красноярск крае, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Түбән Новгород өлкәсе, Оренбург өлкәсе, Башкортостан Республикасы, Кырым Республикасы, Марий Эл Республикасы, Самара өлкәсе, Санкт-Петербург, Саратов өлкәсе, Свердловск өлкәсе, Удмурт Республикасы, Ульяновск өлкәсе, Чиләбе өлкәсе вәкилләре. Иртәгә иң перспективалы идеяләрне сайлап алу буенча соңгы этап узачак. Конкурс нәтиҗәләре буенча иң яхшы яшьләр стартаплары авторлары Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтеннән һәм форум партнерларыннан финанс, мәгълүмати һәм консультацион ярдәм алачак.
Алдан яклау нәтиҗәләре буенча сайлап алынган стартаплар арасында онлайн-проектлар, авыр хәлдәге гаиләләрдән булган балаларны һәм яшүсмерләрне тормышка җайлаштыру проектлары, мәгърифәтчелек һәм белем бирү программалары, фәнни тикшеренүләр, сату-алу буенча бизнес-идеяләр һ. б. бар.
Яшь мөселманнарның проектларын социаль проектлау буенча экспертлар бәяли. Алар арасында КФУның Инновацион үсеш идарәсе башлыгы, социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча Ресурс үзәге эксперты Антон Дыганов, икътисад фәннәре кандидаты, Ак Барс банкының Корпоратив университеты бизнес-тренеры, Талантлар Университетының Soft skills үсеше буенча тренер-эксперты, Чистай мөхтәсибәте грантрайтеры Әлфия Сафина; РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдәнов; "Әмирә" компаниясе милекчесе, җитештерү өчен җаваплы директор, Коръән хафизлар үзәге укытучысы Лилия Җиһаншина; "Proflipper" компаниясе генераль директоры Тимур Даутов; "Нур" хатын-кызлар социаль башлангычлары ассоциациясенә нигез салучы, эшмәкәр, бизнес-коуч һәм күпбалалы ана, социология фәннәре кандидаты Айгөл Хәйруллина һәм башкалар бар.
Быел Форумда Россиянең 18 төбәгеннән 130 кеше катнаша. Җыен Диния нәзарәте тарафыннан Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм фонды белән берлектә Болгар ислам академиясе теләктәшлегендә уздырыла. Форум Россия өммәтенең көнүзәк мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдерелгән яшьләр идеяләре һәм социаль проектлар генераторы форматында оештырыла һәм аларны гамәлгә ашыру өчен мөмкинлекләр мәйданчыгы булып тора.