Игътибар: мошенниклар!

21 июль 2025 ел 15:49
Игътибар: мошенниклар! 

Хөрмәтле дин кардәшләр!

Татарстан Диния нәзарәте  Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм башка дин әһелләре исеменнән телефон аша алдау очраклары барлыкка килү турында кисәтә. Сезгә таныш булмаган кешеләрнең шәхси яки хезмәт урыны белән бәйле мәгълүматларны күрсәтү, шулай ук акча күчерү белән бәйле шалтыратуларына һәм хәбәрләренә җавап бирмәскә киңәш итәбез. Алданмас өчен, барлык дини мәсьәләләр һәм мөселман оешмалары эшчәнлеге мәсьәләләре буенча Нәзарәт мөхтәсибләренә мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез. 

Дин кардәшләребезгә уңайлы булсын өчен, Татарстан Диния нәзарәтендә call-үзәк эшли: үзегезне кызыксындырган барлык сорауларга җавапларны Нәзарәтнең шәригать белгечләреннән 8 800 222 76 67 телефоны  аша бушлай алырга мөмкин. Шулай ук Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин гражданнарны шәхсән кабул итә. Алдан +7 (843) 237-94-53 телефоны аша язылырга гына кирәк. Татарстан Диния нәзарәтенә килгән бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы