Мөфти Камил хәзрәт Катар делегациясен кабул итте

21 июль 2025 ел 14:45
Мөфти Камил хәзрәт Катар делегациясен кабул итте

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә Катар Университеты шәригать факультетының фикъһе мөгаллиме, доктор Яхъя бин Хамад Науйми җитәкчелегендәге делегацияне каршы алды. Мөхтәрәм кунак XX юбилей Бөтенроссия мөселман яшьләре форумына чакыру алды, әлеге форумның ачылышы кичә Татарстан мөфтиятендә узды.

Очрашу барышында Мөфти Камиль хәзрәт делегацияне Татарстанда ислам тарихы, татар халкының рухи мирасы, шулай ук Нәзарәтнең күпкырлы эшчәнлеге – “Хозур” нәшрият йорты, мәгърифәтчелек һәм хәйрия проектлары һ.б. белән таныштырды.

Мөфти аерым игътибарны Нәзарәтнең кулъязма Коръән проектына юнәлтте. Россия мөселманнары өчен ул зур мәгънәгә ия, чөнки хәзерге Россиядә беренче кулъязма мүсхәф булып тора.

Алга таба эшлекле очрашу Нәзарәт һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе буйлап экскурсия белән дәвам итте, кунаклар шәкертләр өчен тудырылган мөмкинлекләр һәм шартлар белән таныша алды.

Казанга сәфәр барышында Катар делегациясе шулай ук Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында булды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы