Изге Мөхәррам аенда Татарстан мөфтияте делегациясе махсус хәрби операция зонасында Луганск юнәлешендә алгы сызыкта хезмәт итүче солдатларга чираттагы гуманитар ярдәм тапшырып кайтты. Шулай ук Дебальцево госпиталенә дарулар, медицина кирәк-яраклары бирелде. Моннан тыш, Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин Татарстан солдатлары хезмәт итүче “Алга” һәм “Батыр” батальоннарында булды, әлеге батальоннарның имамнары һәм хәрбиләре белән очрашулар үткәрде.
Республика мөселманнарыннан җыелган гуманитар ярдәмнең гомуми авырлыгы 2 тоннадан артып китте.
Бу юлы махсус хәрби операция зонасына түбәндәге материаллар һәм әйберләр җибәрелде:
- техника: 8 күчереп йөртелә торган электр станциясе һәм аларны эшләтү өчен кояш панеле, 4 планшет, дизель генераторы, бензин белән эшләүче пычкылар, фанарьлар, рацияләр һәм аларга батарейкалар;
- азык-төлек: коры ризык, томалап пешерелгән хәләл сыер ите (тушенка), чәкчәк;
- әйберләр: термослар, маскировка челтәрләре;
- дарулар һәм стерильле бинтлар, аптечкалар, авыртуны басучы препаратлар;
- 700 кесәгә сыешлы дога китабы.
Гуманитар йөкне әзерләүдә Татарстанның көньяк-көнчыгыш казыяте мөселманнары – Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай һәм Ютазы районнары актив катнашты. Шулай ук Саба, Кукмара һәм Буа районнарында яшәүчеләр, Марат хәзрәт җитәкчелегендә изге җирләрдә булган хаҗилар төркеме дә кушылды. Аеруча зур өлешне “Алтын групп” һәм “АртСтрой” төзелеш компанияләре кертте – алар сәфәр өчен машина һәм ягулык-майлау материаллары бирде.
Марат хәзрәт сәфәр дәвамында 90нчы танк батальонында булды, командирларга һәм солдатларга Татарстан Мөфтие исеменнән рәхмәт хатлары тапшырды.
Солдатлар ярдәм күрсәткән Татарстан мөселманнарына һәм мөфтияткә, аеруча ТР Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга рәхмәтләрен җиткерде.
Махсус хәрби операция зонасына сәфәр барышында Марат хәзрәт Мәрданшин Россиянең оборона мөмкинлекләрен ныгытуга керткән өлеше өчен “Отважный” күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
Исегезгә төшерәбез, “Зәкят” хәйрия фонды Татарстаннан мобилизацияләнгән солдатларга ярдәм итү өчен акча җыюны дәвам итә.
Махсус хәрби операция башланганнан бирле Нәзарәт СВО зонасының алгы сызыгына 20ләп тапкыр гуманитар йөк илтеп кайтты, 3 мотоцикл, 2 мобиль мәчет, 7 автомобиль җибәрде, сугышчыларны 40 комплект хәрби кием белән тәэмин итте, 165 мең догалык бастырды. Нәзарәтнең 4 полк имамы фронтта хезмәт итә. 27 хәзрәт һәм мөфтият хезмәткәре солдатларның рухын күтәрү өчен алгы сызыкка барып кайтты.