Мөхәррам аеның 23нче көнендә (18нче июльдә), Казанда танылган татар дин һәм җәмәгать эшлеклесе, Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Вәлиулла хәзрәт Якуповны (1963-2012) искә алу чаралары узачак. Быел 19нчы июльдә аның фаҗигале төстә арабыздан китүенә 13 ел тулачак.
18нче июль көнне иртәнге сәг. 08.00-дә бер төркем дин әһелләре, Вәлиулла хәзрәтнең якын дуслары һәм фикердәшләре Казан шәһәре Самосыр бистәсендә урнашкан Мөселман зиратында Вәлиулла хәзрәтнең кабере янына җыелачак. Алар Коръән укып, дога кылачак.
Иртәнге сәг. 9.30-да Апанай мәдрәсәсе бинасында (Ш.Мәрҗани ур., 28) “Россиядә совет чорында Ислам: фидакарь шәхесләр” дип исемләнгән темага түгәрәк өстәл узачак. Әлеге чара Россиядә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елы һәм Нәзарәт тарафыннан игълан ителгән Каһарманнар елы кысаларында узачак.
Вәлиулла хәзрәтне искә алу чараларына һәм түгәрәк өстәлгә Апанай мәчете мәхәлләсе, Казан шәһәре мөселманнары, Татарстан башкаласы кунаклары, шул исәптән журналистлар чакырыла. Белешмәләр өчен телефон: 89872971842.