Азнакай мөхтәсибәтендә Россиякүләм “Әсләм” Коръән укучылар бәйгесе узачак

01 июль 2025 ел 14:39
Азнакай мөхтәсибәтендә Россиякүләм “Әсләм” Коръән укучылар бәйгесе узачак

Мөхәррам аеның 24нче көнендә (19нчы июльдә) Азнакай шәһәренең “Тау” яшьләр үзәгендә ир-атлар арасында Коръәнне яттан белү буенча Россиякүләм ачык бәйге үтәчәк. Әлеге чара Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Азнакай мөхтәсибәте тарафыннан район хакимияте ярдәме белән оештырыла.

Бәйгенең максатлары булып халык арасында Коръәнне яттан, хатасыз укуга өндәү, Коръәнне белү дәрәҗәсен арттыру, яттан өйрәнүгә омтылышны көчәйтү тора.

Бәйге өч номинация буенча узачак: Коръәнне тулысы белән яттан белү (хифз); Коръәннең соңгы ике җүзен яттан яттан белү; “Һәфтияк Шәриф” китабын яттан белү (“Фатиха”, “Әл-Бәкара” сүрәсенең беренче биш аяте, “Йәсин” сүрәсен, “Әл-Фәтх” сүрәсеннән Коръәннең ахырына кадәр).

Бәйгедә Россия гражданы булган төрле яшьтәге ир-атлар катнаша ала.

Бәйгедә катнашучыларны жюри яттан белү дәрәҗәсенә, тавышына һәм дөрес укуына (тәҗвид) карап бәяләячәк. Татар мәкаме белән Коръән укучыларга өстәмә баллар язылачак.

Жюрига Татарстанның иң яхшы Коръән белгечләре кертелгән.

Беренче, икенче һәм өченче урыннарны яулаучыларга кыйммәтле бүләкләр каралган. Моннан тыш, барлык катнашучылар кызыксындыру бүләкләре алачак.

Бәйгедә катнашу өчен гаризаларны 2025нче елның 9нчы июленә кадәр aznislam@mail.ru почтасына җибәрергә кирәк.

Бәйге турында тулырак Нигезләмәдә танышырга мөмкин.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы