Ульяновск өлкәсе “Сембер” татар эшмәкәрләре иҗтимагый оешмасы һәм “Рухи моң” иҗат берләшмәсе Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Ульяновск өлкәсе Губернаторы теләктәшлегендә “Татар азаны” I Бөтенроссия бәйгесе һәм азан әйтергә өйрәтүнең актуаль мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл үткәрде. Әлеге чара Ульяновск өлкәсендә “Болгар Заставасы” агротуристик тарихи-мәдәни үзәгендә узды.
Әлеге бәйгедә катнашучыларны Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин сәламләде.
Бәйге татар мәкаме белән азан әйтү традицияләрен саклау, мөәзиннәрнең осталыгын арттыру, яшь буынны милли һәм дини традицияләр рухында тәрбияләү чарасы буларак оештырылды.
Курс-бәйге “Изге Болгар җыены”ннан соң башланды. Катнашу өчен Россиянең төрле почмакларыннан һәм чит илләрдән 100дән артык кеше теркәлү узды. Дистанцион форматта дәресләр 1нче июньнән алып барылды. 15нче июньнән соң катнашучылар жюри карамагына үзләренең видеоматериалларын – азан әйтүләрен яздырып җибәрделәр. Катнашучылар ике категориягә бүленде: 15-18 яшь һәм 18-60 яшь.
Дәресләр “Татар азаны мәктәбе” укытучылары тарафыннан алып барылды, ә азан әйтүне дин әһелләреннән һәм сәнгать белгечләреннән торган махсус комиссия бәяләде.
Бәйгенең йомгаклау этабында 12 катнашучы чыгыш ясады, алар жюри каршында үзләренең осталыкларын күрсәтте.
Шунысы куанычлы, барлык призлы урыннарны да татарстанлылар яулады. 15-18 яшьлекләр арасында Гран-прины Казаннан Рөстәм Хөсәенов алды, ә беренче урынга Алабугадан Ильяс Сәлахов чыкты. 18-60 яшьлекләр категориясендә беренче урын Казан дәүләт энергетика университеты бакалавры Мөхәммәт Фәссаховка (20 яшь) бирелде – ул гомрәгә юллама белән бүләкләнде. Икенче урынны Түбән Камадан Кәрим Хәсәнов (27 яшь), өченче урынны Әлмәттән Ришат Сафин (33 яшь) алды.
Җиңүчеләрнең азан әйтүләрен профессиональ радиостудиядә яздырачаклар.