Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мөселман аксакаллары шурасы Генераль секретаре судья Мөхәммәт Габделсәлам белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, БИА ректоры Фәрхәт Хөснетдинов һәм башкалар катнашты.
Очрашу Сабантуйны бәйрәм итү кысаларында узды.
Рөстәм Миңнеханов кунакны сәламләде һәм ул җитәкләгән Шура белән хезмәттәшлеккә шат булуын белдерде. Татарстан Рәисе 2022 елда Манамада Бәхрәйн форумы кысаларында очрашкан Мөселман аксакаллары шурасы рәисе, Әл-Әзһәрнең югары имамы Шәех Әхмәт Әл-Тайебка хөрмәт сүзләрен җиткерде.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин ярдәме белән Россиядә илебезнең традицион диннәренең берсе булган исламны үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган. Бу мәчетләр төзү дә, ислам мәгарифенең күп баскычлы системасын үстерү дә – мәдрәсәләр, институтлар, академияләр (республикада ике югары уку йорты - Россия ислам институты, Казан ислам университеты эшли). Хәләл индустрия, хәләл яшәү рәвешен үстерү өлкәсендә дә зур эш алып барыла.
Мөселман аксакаллары шурасы генераль секретаре судья Мөхәммәд Габделсәлам чакыру өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстанга беренче тапкыр килүен һәм шулай ук Сабантуй бәйрәмендә дә беренче тапкыр булуын әйтте.
Ул, Казанга килү белән, шәһәрнең заманча инфраструктурасын да, архитектурасын да уңай бәяләгән. Ул күргәннәренә, шулай ук республиканың икътисади үсешенә дә сокланган.
ТР Рәисе матбугат хезмәте материаллары файдаланылды