Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды Корбан бәйрәме көннәрендә 500 аз керемле гаиләне корбан ите белән тәэмин итәчәк

07 июнь 2025 ел 12:41
Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды Корбан бәйрәме көннәрендә 500 аз керемле гаиләне корбан ите белән тәэмин итәчәк

Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды Татарстанда Корбан бәйрәме көннәрендә гадәттәгечә мохтаҗлар өчен бик күп хәйрия башлангычларын тормышка ашыра. Аларга, дине һәм милләтенә карамастан, ярдәм күрсәтелә. Әлеге ярдәмне аз керемлеләр һәм күпбалалы гаиләләр, авырулар, балаларын ялгызы тәрбияләүче әниләр, өлкән яшьтәгеләр һәм социаль яктан якланмаган башка кешеләр ала. Бәйрәм тантаналары чорында ике йөздән артык терлек корбанга китереләчәк дип көтелә: бу 4 тоннадан артык корбан ите дигән сүз.

Бүген «Зәкят» хәйрия фонды, алдагы еллардагы кебек үк, С.Садыйкова урамы, 6 йорт адресы буенча азык-төлек ярдәме күрсәтү буенча пункт эшчәнлеген җәелдереп, ит өләшә башлады. Корбан итен 100 гаилә алды инде.

"Зәкят" хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов сүзләренә караганда, «Зәкят» хәйрия фонды атна дәвамында 500 аз керемле гаиләгә 1,5 тонна корбан ите таратырга ниятли. Шулай 200 кг. ит  Татарстандагы 4 социаль учреждениегә: « Диабетны җиңәбез» хәйрия фондына, Бөтенроссия инвалид балалар ата-аналары оешмасына, Яшел Үзәндәге психоневрология диспансерына һәм Анжела Вавилова исемендәге Казан хосписына җибәреләчәк. Калган ит, Фондның социаль проектларына тоту өчен, туңдырып куелачак.  

Моннан тыш, "Зәкят" хәйрия фонды Корбан бәйрәме хөрмәтенә аз керемле, күпбалалы, тулы булмаган 10 гаиләдә тәрбияләнүче укучыларга 400 000 сумга ноутбуклар бүләк итте.

Корбан бәйрәме көннәрендә шулай ук авыру 5 балага һәм мохтаҗ 4 өлкән кешегә акча җыю бара: аларга Фондның рәсми сайты аша ярдәм күрсәтергә мөмкин. 

2024 елда Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды тарафыннан Корбан бәйрәме чорында 250 сарык һәм 8 сыер корбанга чалынды: бу 5 тоннадан артык корбан ите дигән сүз. Корбан итен 700 дән артык аз керемле гаилә һәм 6 социаль учреждение: «Казан әниләре» һәм «Диабетны җиңәбез» хәйрия фондлары; Бөтенроссия инвалид балалар ата-аналары оешмасы; инвалид балаларның ата-аналарының «Кайгырту» төбәк иҗтимагый оешмасы; Яшел Үзән шәһәренең психоневрология диспансеры; Анжела Вавилова исемендәге хоспис алды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы