Кукмарада реставрациядән соң тарихи Мәчкәрә мәчете ачылды

06 июнь 2025 ел 06:46
Кукмарада реставрациядән соң тарихи Мәчкәрә мәчете ачылды

Бүген, Корбан бәйрәме көнендә, Кукмара мөхтәсибәтенең Мәчкәрә авылында комплекслы реставрациядән соң 1791-1793 елларда төзелгән беренче тарихи Җәмигъ мәчете тантаналы рәвештә ачылды. Бу мәчет төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты һәм Татарстанда иң борынгы кирпеч авыл мәчетләренең берсе булып тора. Ул классицизм элементлары булган Петербург бароккосы стиле белән аерылып тора.

Мәчет XVIII гасыр ахырында беренче гильдия сәүдәгәре Габдулла Габделсәләм улы Үтәмешев тарафыннан Казандагы «Мәрҗани» мәчете үрнәгендә төзелгән. Мәчет каршында шулай ук мәдрәсә эшләве билгеле, анда ел саен дистәләгән шәкерт белем алган. Мәшһүр дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани истәлекләре буенча, Мәчкәрә мәчете үз вакытында зур абруйга ия булган, анда күренекле дин әһелләре хезмәт куйган. XX гасырның 20 нче еллары башында мәчет ябылган. 2000 еллар башында мәчетне реставрацияләү эшләре башланган, әмма ахырына җиткерелмәгән.

2022 елда тарихи Җәмигъ мәчетендә рәсми рәвештә реставрация эшләре башланды. Мәчетне реставрацияләү эшләренең Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу белән туры килүе белән әһәмиятле. ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты Татарстан мөфтияте белән берлектә «Бергә саклыйбыз» хәйрия проектын башлап җибәрде. Мәчетне торгызуга республика халкы һәм меценатлар үз өлешен кертте. Реставрация эшләре 2022 елның мартыннан 2025 елның маена кадәр барды.

Мәчеттә беренче чиратта авариядән саклау чаралар үткәрелде, нигез ныгытылды, таш диварлардагы ярыклар сыланды, бинаның цоколь өлешен һәм диварларны су йогынтысынннан саклау өчен эшләр башкарылды. Шулай ук җир өстендәге газүткәргеч торбалары җир астына кертелде, котельнядан газ килә башлады. Аннан соң ремонт-реставрация эшләре башкарылды. Аерым алганда, бинаның тышкы ягы реставрацияләнде, андагы декоратив элементлар торгызылды, кирпеч диварлар һәм фасадларның штукатур өслеге реставрацияләнде.

Рәсем-сурәтләр һәм тарихи тикшеренүләр нәтиҗәсендә манара торгызылды. Түбә фальцев кушылмалы металлга алыштырылган, шулай ук яңгыр суы агу системасы яңартылган. Шулай ук интерьерларны реставрацияләү һәм торгызу эшләре башкарылды.

Моннан тыш, эчке һәм тышкы инженерлык системалары да тәртипкә китерелде, шул исәптән җылыту, вентиляция, электр белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм су агызу системалары кебек эчке һәм тышкы инженерлык челтәрләре ремонтланды, алмаштырылды һәм урнаштырылды һ.б.

Тарихи мәчетнең әйләнә-тирәсе төзекләндерелде.

Бүген биредә, реставрация эшләре төгәлләнгәннән соң, беренче мәртәбә Татарстан Республикасы Рәисе һәм Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Корбан гаете хөрмәтенә Гает намазы укылды. Намаздан соң кунаклар мәчет территориясе һәм комплексы, эчке бизәлеше, музей, уку сыйныфлары, шулай ук тәһарәтханә бинасын карады.

Намаздан соң Рөстәм Миңнеханов мәхәллә халкын Корбан бәйрәме һәм төзекләндерүдән соң тарихи мәчетнең ачылуы белән тәбрикләде. Ул Кукмара районы Мәчкәрә авылы мәчетенең мөселманнарның берләшү урыны һәм яшь буынга тәрбия бирү үзәгенә әверелүен теләде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы